Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Күптән түгел ачылган татар теленә дистанцион рәвештә өйрәтә башлаган “Ана теле” онлайн-мәктәбенә бүген ике меңнән артык кеше теркәлгән
2013 елның 18 феврале, дүшәмбе
Әле берничә көн элек кенә бу сан 800гә якын булган. Аның ярдәмендә әлегә 10 мең кеше белем туплый ала. EF Education First компаниясенең Россия һәм БДБ илләре буенча директоры Эдуард Балдаков әйтүенчә, татарча өйрәнергә теләүчеләр арасында Австралия, Америка, БДБ илләре вәкилләре дә бар.
Билгеле булганча, проект ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән EF компаниясе һәм республика укытучылары, тел белгечләре белән берлектә эшләнде. Министрлык белән компания арасында килешүгә исә укытучыларның традицион август киңәшмәсе вакытында кул куелган иде. Менә шул вакыт эчендә ул әзер дә булды. Мәктәпкә язылу өчен
htpp://
anatele.ef.com
адресы буенча теркәлергә кирәк. Анда дөнья-ның теләсә кайсы почмагыннан тәүлек буе шөгыльләнергә мөмкин. Белем алу 9 дәрәҗәдә тәкъдим ителә. Һәр дәрәҗә 8 өлештән тора. Аларның һәрберсе яңа тема, фильм, күнегүләр, тел сыйныфы, өлгереш кебек төрле бүлекләрне үз эченә ала. Беренче этапны уңышлы тапшырган очракта гына икенчесенә күчә аласың. Хәзерге вакытта проектның беренче дәрәҗәсен генә кулланырга була. Барлыгы 96 дәрес, видеофильм, 5 мең аудиоролик, 7 мең фотография әзерләнгән. Проект тулысынча 2014 елның 1 гыйнварына эшләнеп бетәчәк. Ул вакытта укытучылар белән дә аралашу мөмкин булачак. Бүген Казан (Идел буе) федераль университеты белән укыту-методик кабинет булдыру турында эш алып барыла. Барлык этапны үзләштерүчеләр татар телен яхшы белә дип саналачак. Татар телен өйрәнергә теләүчеләр саны арткан очракта республика хөкүмәте мәктәпне “киңәйтү” мәсьәләсен дә карарга мөмкин.
«Ватаным Татарстан» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
ноябрь, 2024 ел
Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында «Россия мәгарифенең киләчәге» турында сораштыру уздыралар
Теләге булган һәркем дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында «Россия мәгарифенең киләчәге» сораштыруында катнаша ала.
Татарстан югары уку йортларында белем бирү сыйфаты буенча топ-3 төбәккә керде
Татарстан югары уку йортларында белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру шартлары сыйфаты буенча Россия төбәкләре арасында икенче урынны алды.
Татарстан мәктәп ата-аналар комитетлары ата-аналар бергәлеге инициативалары конкурсында җиңгән өчен премияләр алачак
Е.М. Примаков исемендәге гимназиядә Бөтенроссия ата-аналар комитетының икенче утырышы булды.
«Педагогик укулар- 2024» VI Халыкара фәнни-гамәли конференциясе старт ала
«Педагогик укулар 2024: цифрлы буын үсешендә фән, мәгариф һәм мәдәният потенциалы» VI Халыкара фәнни-гамәли конференциясе 2024 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә 9.00 сәгатьтә узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз