ТР мәгариф һәм фән министры: “Укытучы баланың дәрестә булмавына аерым игътибар бирергә тиеш”

2013 елның 25 феврале, дүшәмбе
22 февраль Яшел Үзәндә ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов муниципаль органнарның мәгариф идарәсе һәм өстәмә белем бирү үзәкләре җитәкчеләре белән балалар иминлеген тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган чиратагы киңәшмәне үткәрде.
Татарстан мәгариф һәм фән министры үз чыгышында республика районнарында мәктәп һәм мәктәптән тыш үзәкләр директорлары белән киңәшмәләр, ата-аналар җыелышлары үткәрелде, дип билгеләп үтте. Иртәгә кадәр мәктәпкәчә һәм башлангыч сыйныфта укучы һәр балага туганнар арасыннан бер өлкән кешене билгеләү мәсьәләсен хәл итү зарури.
“Һәр балага аерым кеше билгеләргә, башка мөмкинлек булмаган очракта волонтерларны, ата-аналар комитеты әгъзаларын җәлеп итегез, алар ярдәм итәргә әзер”, - дип билгеләп үтте ул.
Шулай ук иртәгә кадәр балалар иҗат үзәкләрендә, секцияләр, түгәрәкләр расписаниесен көн яктысына күчерү мәсьәләсе хәл ителергә тиеш. “Укытучы баланың дәрестә булмавына аерым игътибар бирергә тиеш. Шунда ук сәбәпләрен ачыклау зарури. Беренче чиратта, балалар иминлеге безнең игътибардан һәм җаваплылыктан тора”, - дип ассызыклады Энгель Фәттахов.
Моннан тыш, ярдәмгә мохтаҗ һәм өлкәннәр тарафыннан көч куллануга дучар булган балалар ТР территориясендә эшли торган 8-800-2000-122 ышаныч телефонына мөрәҗәгать итә ала.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан бер көнлек хезмәт хакын зыян күргән баланың гаиләсенә ярдәм буларак күчереләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International