Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Электрон хезмәтләрне мәктәп укучылары популярлаштыра
2013 елның 6 марты, чәршәмбе
1 марттан алып халык арасында электрон хезмәтләрне популярлаштыру эше белән мәктәп укучылары да шөгыльләнә башлады. Шул рәвешле алар «IT-чемпион» бәйгесендә катнашып, өр-яңа iPad һәм башка кыйммәтле бүләкләр өчен баллар туплый.
«IT-чемпион» бәйгесе Мәгариф һәм фән, Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыклары тарафыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм премьер-министр Илдар Халиков булышлыгы белән оештырыла. Аның максаты - балалар ярдәмендә Татарстанда тәкъдим ителә торган электрон хезмәтләрне популярлаштыру, халыкны әлеге порталдан файдалануга өндәү һәм, әлбәттә инде, укучыларда кечкенәдән үк актив гражданлык позициясе тәрбияләү.
Теркәлү уз да, укучыга җиңү яуларга ярдәм ит
Бәйге ике номинациядә оештырыла. Конкурсның «Иң актив укучы» дип атала торган өлешендә катнашырга теләүчеләр әти-әниләре, әби-бабайлары, туганнары, күршеләренә республиканың электрон хезмәтләр порталында теркәлү узарга ярдәм итәргә тиеш. Укучы ярдәмендә сайтта шәхси кабинетын булдырган һәркем үз битендә яшүсмернең «Татарстанда электрон мәгариф» мәгълүмати системасындагы шәхси логинын җыя һәм, шул рәвешле, жюри әгъзаларына үзенә кайсы укучы булышканлыгын ачыкларга ярдәм итә. Шулай итеп, укучы исеменә махсус баллар туплана башлый. Әгәр дә инде сайтта теркәлү узган өлкәннәр берәр төрле электрон хезмәттән файдалана икән, укучының җиңү мөмкинлеге бермә-бер арта.
Конкурсның бу этабы өч ай дәвамында барачак. Иң күп балл җыючыларга iPad һәм iPad Mini кебек кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Шунысын да билгеләп үтү кирәк, бу бәйгедә җиңүчеләр саны республикага түгел, ә һәрбер муниципаль берәмлеккә берничә булачак. Җиңүчеләрне бүләкләү тантаналары да республиканың район һәм шәһәрләрендә уздырылыр, дип планлаштырыла.
Укучылар хөкүмәткә ярдәм итә
1 майдан исә мәктәп укучылары арасында «Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын камилләштерү» номинациясендә иҗади конкурс игълан ителә. «Бәйгенең бу өлешендә дә без яшь буенча чикләүләр кертмәдек. Шулай да, анда өлкән сыйныф укучылары гына катнашыр, мөгаен», - дип сөйләде Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов журналистлар белән очрашуда. Ник дигәндә, бу конкурста катнашу өчен укучыларга электрон хезмәтләр порталын камилләштерүнең яңадан-яңа юлларын эзләргә, төрле кызыклы идеяләр тәкъдим итәргә, дизайн һәм программалаштыру буенча мөмкинлекләрен сынап карарга туры киләчәк.
Гомумән алганда, бәйгедә җиңелүчеләр бөтенләй дә булмаячак. Конкурста катнашкан һәрбер укучы үзе җыйган балларны күңеленә хуш килгән берәр төрле бүләккә алыштырып ала алачак. Хәзерге вакытта алар өчен футболка, флешка, магнит һәм башка истәлекле бүләкләр тәкъдим ителә. Иң актив укучылар өчен исә төрле кызыклы экскурсияләр, очрашулар, мастер-класс һәм башка кызыклы чаралар уздыру да каралган.
Шунысын да билгеләп китү кирәк, конкурс игълан ителеп, әле өч көн генә узуга карамастан, бүген балалар ярдәме белән барлыгы 2135 шәхси кабинет булдырылган инде.
«Intertat. Ru» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Казанда радиоэлектрон аппаратура монтажлаучылар өчен «Һөнәре буенча иң яхшысы» конкурсының төбәк этабы узачак
27-28 апрель көннәрендә Казан радиомеханика көллиятендә «Радиоэлектрон аппаратура монтажлаучы» номинациясендә «Һөнәре буенча иң яхшысы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының төбәк этабы була.
23
апрель, 2026 ел
Казан тимер юл вокзалында химия буенча Менделеев олимпиадасының көмеш призерларын каршы алдылар
Бүген иртән Казан тимер юл вокзалы перронында Мәгариф министрлыгы, җәмәгать оешмалары вәкилләре, укытучылар һәм ата-аналар Мәскәүдән 60-нчы Халыкара Менделеев олимпиадасында көмеш медаль ияләре булган ике укучыны каршы алды.
Тукайның лаеклы дәвамчылары: КФУда «Илһам» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр
Бүген Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниара багланышлар институтында «Илһам» Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы парламент дәресләре проектының уникальлегенә игътибар итте
Татарстанда уздырыла торган парламент дәресләре — традицияләр һәм классик педагогиканы, инновацион технологияләрне һәм тәрбия юнәлешләрен берләштергән уникаль проект.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз