18 ноябрьдә онлайн-форматта Республика мәктәптән тыш эшләр үзәгендә Татарстан Республикасы халыклары фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Фестивальне оештыручылар - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге.
Бүләкләү тантанасына Казан, Яр Чаллы, Азнакай, Алексеевск, Арча, Әтнә, Буа, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Минзәлә, Мөслим, Саба, Чистай, Ютазы районнарыннан фестивальдә җиңүчеләр катнашты.