Татарстанда алты мәктәптә унике сыйныф карантинга ябык

2020 елның 21 ноябре, шимбә

Хәзерге вакытта Татарстанда грипп һәм ОРВИ таралу аркасында  алты мәктәптәге унике сыйныф карантинга ябык. Мәктәп укучылары вакытлыча карантинга озатылды.

Казанның дүрт мәктәбендә – җиде, Менделеевск районында ике мәктәптә биш сыйныф ябылды.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Роспотребнадзор белән берлектә көн саен вазгыятькә мониторинг үткәрә, салкын тидереп авыручылар артуга бәйле рәвештә ничә бала һәм сыйныфның дистанцион белем алуга күчүен күзәтә.

Моннан тыш, Татарстан мәктәпләрендә иртәнге фильтр үткәрелә, сыйныф бүлмәләре даими рәвештә җилләтелә һәм җыештырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International