Министрлык: Ата-аналарның күбесе мәктәптә кече сыйныф укучыларын ашатудан канәгать

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

Татарстанда кече сыйныфта укучы балаларын мәктәптә тукландырудан канәгать булуын белдергән ата-аналар саны арткан. 

Мөрәҗәгатьләр саны буенча „барысы да канәгатьләндерә“ диючеләр саны артты. Соңгы ике атна эчендә кайнар элемтәгә 13 шалтырату килде, әмма шикаять белән түгел, ә түләүсез туклану буенча тәкъдимнәр бирү өчен.

Яңа уку елы башыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү буенча ата-аналар, педагоглар һәм мәгариф идарәсе органнары консультациясе өчен кайнар элемтә ачты.

Министрлык көн саен РФ Дәүләт хезмәтләре порталындагы „Кече сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар ризык“ бүлегендә гражданнарның мөрәҗәгатьләренә мониторинг ясый.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм мәгариф оешмалары сайтларында 1-4 сыйныф укучылары өчен Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе белән килештерелгән бердәм ике атналык меню урнаштырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International