Татарстанда респиратор авырулар аркасында 10 мәктәптә 17 сыйныф карантинга ябылган.
Казанның җиде мәктәбендә 12 сыйныф, Менделеевск районының ике мәктәбендә дүрт сыйныф һәм Әгерҗе районы мәктәбендә бер сыйныф ябылган. Барлыгы 371 бала вакытлыча карантинга озатылган.