Казан энергетика көллиятендә «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионаты җиңүчеләрен һәм экспертларын бүләкләделәр

2021 елның 4 гыйнвары, дүшәмбе

Казан энергетика көллиятендә һөнәри осталык буенча чемпионатлар җиңүчеләрен, призерларын һәм катнашучыларын хөрмәтләү тантанасы узды.

«Электромонтаж» компетенциясе буенча 2020/2021 елгы чемпионат циклындагы «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатында Разил Нәҗмиев 2 нче урынны алды.
Катнашучыны әзерләгәннәре өчен укытучы Светлана Трунова, мастерлар Александр Румянов, Булат Сафиуллин рәхмәт хаты белән  бүләкләнде.
2020/2021 елгы «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатында «Электроника» компетенциясе буенча 4 нче урынны Антон Фомин алды.Катнашучыларны әзерләгәннәре өчен рәхмәт хаты белән укытучылар Ольга Дмитриева, Гөлназ Гыймазетдинова бүләкләнде.

«АБИЛИМПИКС» һөнәри осталык буенча VI илкүләм чемпионатында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында 3 нче урынны Тимур Мөфтехетдинов яулады.
Һөнәри осталыклары һәм катнашучыларны әзерләүдә актив катнашканнары өчен рәхмәт хаты хуҗалык эшләре буенча  директор урынбасары Азат Вәлиуллин, укытучы Наталья Гәрәева бүләкләнде.
2020 елда беренче тапкыр Казан энергетика көллияте студентлары «Җир асты электр слесаре» компетенциясе буенча 2020/2021 елгы чемпионат циклындагы «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатында катнаштылар һәм призлы урыннар яуладылар:

Гадел Кадыров -1 урын

Алексей Гаврилов - 2 урын                                   

Анатолий Аникин -3 урын

Катнашучыларны әзерләгәннәре өчен рәхмәт хаты белән укытучылар Ольга Толкушкина,  мастер Валентин Зимняков бүләкләнде.

Шулай ук Казан энергетика көллияте территориясендә «Реле саклангычы һәм электр энергетикасы системаларын автоматлаштыруына хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау” компетенциясе буенча  «Реле саклангычы һәм электр энергетикасы системаларын автоматлаштыру” белгечлеге буенча 3 курс студентлары арасында Татарстан Республикасының «Яшь профессионаллар «(WorldSkills Russia) Төбәк чемпионаты үткәрелде»:

Ильназ Сиразиев — 1 урын

Ранис Насибуллин — 2 урын

Ринал Рафиков — 3 урын.

Әзерлек эшләре өчен рәхмәт хаты белән укытучылар Евгения Зеленина,  мастерлар Фәридә Мочалова, Фәнил Гафуров бүләкләнделәр.

«Һөнәре буенча иң яхшы электромонтер» һөнәри белем бирү оешмалары укучылары арасында һөнәри осталык буенча республика конкурсында 3 нче урынны Андрей Макаров алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International