Татарстанда мәктәп укучыларының физика буенча "Олимпка юл" мәктәп олимпиадасы узды

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

11 нче гыйнвардан 13енә кадәр ТР мәгариф һәм фән министрлыгы Олимпиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында мәктәп укучыларының физика буенча “Олимпка юл” олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Физика буенча олимпиадада Татарстан Республикасының 36 муниципаль районыннан 9-11 сыйныфлардан 103 укучы катнашты.

Мәктәп укучыларының физика буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасы җиңүчеләре:

- Лев Кузнецов, Алабуга районы “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 9 нчы сыйныф укучысы;

- Алинә Гәрәева, Арчаның В. Ф. Ежков исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 1нче урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы;

- Сәйдәш Мөхәммәтгалиев, Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы;

- Федор Мартынов, “Иннополис лицее”нең 11 сыйныф укучысы.

Татарстан Республикасының 22 муниципаль районыннан (Азнакай, Аксубай, Актаныш, Баулы, Балтач, Буа, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Питрәч, Саба, Сарман, Чистай) 40 укучы олимпиада призерлары булды.

Ярышларда катнашучыларны мәртәбәле жюри бәяләде, аның составына Казан милли тикшеренү техник университеты һәм Казан (Идел буе) федераль университеты укытучылар-профессорлар  составы хезмәткәрләре кергән иде. Жюри рәисе - физика-математика фәннәре докторы, КНИТУ-КАИ профессоры Илгиз Галиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International