Россия Мәгариф министрлыгының 2020 елның 28 декабрендәге «2020 елда Россия Федерациясе җыелма командалары әгъзалары булган гомуми белем предметлары буенча халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр исемлеген раслау турында»гы 849 номерлы боерыгы басылды.
Бу исемлеккә информатика буенча халыкара олимпиадада алтын медаль яулаган татарстанлы Илдар Гайнуллин да кергән. Илдар КФУ каршыгдагы Н.И. Лобачевский исемендәге лицейда укыган. Информатика буенча халыкара һәм Бөтенроссия олимпиадаларында һәм интеллектуаль турнирларда күп тапкырлар җиңүче булды.
Быелгы сезонда математика, биология, химия, физика, информатика, астрономия һәм астрофизика буенча халыкара ярышлар онлайн-форматта узды.
Россия командаларының барлык әгъзалары да бүләкләр алды. Җыелма команда исәбендә барлыгы 19 алтын һәм 9 көмеш медаль.
«Гомуми белем бирү предметлары буенча халыкара олимпиадаларда җиңүчеләргә һәм аларны әзерләгән тренерларга Россия Федерациясе Президенты премияләрен гамәлгә кую турында»гы указ нигезендә, алтын медаль өчен җыелма команда катнашучысы – 1 млн сум, көмеш өчен 500 мең сум акча алачак. Шулай ук халыкара олимпиадаларда җиңүчеләрне әзерләгән тренерларга премияләр түләү өчен гомуми фонд билгеләнгән – ул җиңүчеләргә тиешле предмет буенча түләнгән премияләргә тиң.
Мәктәп укучыларының халыкара олимпиадалары – дөньяның төрле илләреннән өлкән сыйныф укучылары өчен интеллектуаль ярышлар. Һәрберсен илкүләм олимпиадаларда җиңүчеләр – 4-6 кешедән торган команда тәкъдим итә.