2021 елда Менделеевск районы мәктәпләрен яңартып кору көтә

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

2021 елда Татарстанның Менделеевск районында белем бирү учреждениеләрен яңартып кору узачак. Аерым алганда, 3 нче гомуми белем бирү мәктәбен, Илнәт мәктәбендә спорт залын, 3 нче һәм 4 нче мәктәпләрдә азык-төлек блокларын өлешчә ремонтлау планлаштырыла.

«Мәгариф» илкүләм проекты һәм «Үсеш ноктасы» федераль проекты буенча 1 нче һәм 7 нче мәктәпләрдә, шулай ук 1 нче гимназиядә физика, химия, биология кабинетларын ремонтлау планлаштырыла.

Мәгариф идарәсе башлыгы Илдар Таһиров, киләсе атнада Татар Чаллысы мәктәбендә ремонт тәмамланачак, дип билгеләп үтте.

2022 елга федераль программа буенча Абалач һәм Татар Чаллысы торак пунктлары мәктәпләрендә тулы капиталь ремонт, шулай ук Тихоново авылында яңа мәктәп һәм балалар бакчасы төзү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International