Кукмара районында “Татарстан Республикасының Ел тәрбиячесе – 2021” республика һөнәри конкурсының муниципаль этабы финал туры узды.
Кукмара районы мәгариф идарәсендә конкурсның муниципаль этабында 19 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе педагогы үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр, дип аныкладылар.
Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Кукмара «Миләшкәй» балалар бакчасы укытучысы – логопеды Айсылу Тимергалиева яулады.
Икенче урынны «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Әфәндиева яулады, өченче урынны – «Инешкәй» мәктәпкәчә учреждениесеннән Әлфия Сафина алды
"Туган телдә тәрбия һәм укытулы төркем тәрбиячесе" номинациясендә Олы Сәрдек балалар бакчасы тәрбиячесе Ландыш Моратова иң яхшысы дип табылды. Икенче һәм өченче урыннарны Сәрдекбаш урта мәктәбе тәрбиячесее Ләйсән Нәҗипова һәм Ошторма-Юмья урта мәктәбе тәрбиячесе Татьяна Сабанчеева яулады.
"Эш тәҗрибәсен үзенчәлекле иҗади тәкъдир итү" номинациясендә – Лубян урта мәктәбе тәрбиячесе Альмира Гарипованы, ә «Педагогик табылдыклар һәм иҗат» номинациясендә – Кукмарадагы «Салават күпере» балалар бакчасы педагог-логопеды Марина Әхмәдиеваны, «Иҗади педагог» номинациясендә «Ромашка» балалар бакчасы тәрбиячесе Илзирә Әхмәтгалиеваны иң яхшы дип таныдылар.