2020 елның сентябрь-октябрь айларында Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт гомуми белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашырган мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең компетенцияләренә бәя бирде.
Әлеге чара белем бирү оешмалары хезмәткәрләренең компетенциясен бәяләү моделен апробацияләү максатында үткәрелде:
- башлангыч сыйныф укытучыларының фән һәм методик компетенцияләрен бәяләү алымнарын һәм инструментларын апробацияләү;
- белем бирү оешмалары җитәкчеләренең компетенцияләрен бәяләү алымнарын һәм инструментларын апробацияләү.
Апробациягә 2021 елда квалификация күтәрү программаларын үзләштерергә теләгән укытучыларны җәлеп итәргә тәкъдим ителде.
Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең башка субъектлары арасында шулай ук әлеге апробациядә катнашты.
Апробациядә ТРның 8 муниципаль районыннан башлангыч сыйныф укытучылары һәм белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашты. Диагностик эшләр онлайн режимда башкарылды.
2020 елның декабрендә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәттән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы апробация нәтиҗәләре буенча тәкъдимнамәләр алды:
- өзлексез һөнәри үсеш максатларында белем бирү чараларын оештырганда мәгариф хезмәткәрләренең компетенцияләрен бәяләү моделен апробацияләү нәтиҗәләрен куллану буенча тәкъдимнәр;
- укытучылар һәм мәктәп җитәкчеләре тарафыннан диагностик эшләр башкару нәтиҗәләре буенча квалификация күтәрүне оештыру буенча тәкъдимнәр;
- диагностика эшләрен башкару нәтиҗәләрен интерпретацияләү буенча тәкъдимнәр.
Хәзерге вакытта өстәмә һөнәри белем бирү (квалификация күтәрү) оешмалары, бәяләү моделен апробацияләү нәтиҗәләрен исәпкә алып, белем бирү программаларына төзәтмәләр кертә.
Мәгариф белән идарәнең муниципаль органнары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрелде (ZOOM аша), анда квалификация күтәрү һәм яңадан әзерләү оешмалары, муниципаль методик хезмәтләр белән үзара хезмәттәшлектә булу өчен компетенцияләрне бәяләү моделен апробацияләү нәтиҗәләре ачыкланды.