ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Студентлар көне белән котлавы

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Кадерле дуслар!

Сезне Россия студентлары көне белән котлыйм! Татьяна көне — яшьлекне, оптимизмны, максатчанлыкны һәм якты киләчәккә ышанычны гәүдәләндерүче игелекле бәйрәм!
Бүген Татарстан Республикасы югары белем бирү оешмаларында 140 меңнән артык студент укый. 2020 елда республикабызның югары уку йортлары 30 меңгә якын беренче курс студентын кабул итте.

Әлеге яшь егетләр һәм кызларның Татарстан Республикасын, Казанны яңа тормыш башлау урыны итеп сайлауларына шат һәм безнең югары уку йортларында үткәрелгән студент еллары укытучыларның уникаль тәҗрибәсен үзләштерергә һәм кешенең иң төп капиталын – белем тупларга, ышанычлы дуслар табарга гына түгел, ә үзләренең иң кыю идеяләрен тормышка ашырырга, Татарстан үсешенә өлеш кертергә дә ярдәм итәр дип ышанам.

Студентлар көне — ул, һичшиксез, укытучылар бәйрәме дә. Авыр хезмәтегез, яшьләрдә шәхес тәрбияләүдә һәм аларның үсешенә зур һәм әһәмиятле өлеш кертүегез өчен рәхмәт.
Кадерле студентлар! Сезгә укуларыгызда һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар телим! Үз көчегезгә ышаныгыз һәм тормышыгыздагы иң мөһим имтиханнар бик яхшы билгесенә генә тапшырылыр!

Белешмә:

Республикада 44 югары уку йорты: 25е  – төп уку йорты, шул исәптән 15 дәүләтнеке, 10 дәүләтнеке булмаган (шуларның 3се – дини), 19 филиал (13е – дәүләтнеке, 6сы – дәүләтнеке булмаган).
Ведомстволарга буйсынуы киселешендә:
14 – Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгы;
13 – башка федераль хакимият органнары (РФ мәдәният министрлыгы, РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы, РФ спорт министрлыгы, РФ мәгариф министрлыгы);
16 – дәүләтнеке булмаган оешма;
1  – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы.

Студентлар  саны  – 141 921 кеше, шул исәптән:
дәүләт оешмаларында  –125 501 (88,4 %);
дәүләтнеке булмаган оешмаларда – 16 420 (11,6 %).

Белем алалар:
бюджет нигезендә – 59 485 кеше (41,9 %);
көндезге бүлектә – 88 579 (62,4%);
көндезге-читтән торып – 4 991 (3,5%);
читтән торып – 48 351 (34,1%).
Югары уку йортларының штаттагы персоналы – 19614 кеше, шул исәптән югары уку йортларының укытучы-профессорлар составы составы – 7 175 кеше.

14 якын һәм 116  ерак чит илләрдән  18 225  студенты белем ала.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International