Татарстанда тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабы тәмамланды

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

20-23 гыйнвар көннәрендә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 9-11 сыйныф укучылары өчен тормыш иминлеге нигезләре буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы үткәрелде.

Тормыш иминлеге нигезләре буенча олимпиадада Татарстанның 36 муниципаль районыннан укучылар катнашты.

Казан, Чаллы, Актаныш, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Кама Тамагы, Мамадыш, Түбән Кама, Саба, Чистай районнарыннан 25 укучы тормыш иминлеге нигезләре буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабында җиңүче булды.

Казан, Чаллы, Азнакай, Әлмәт, Арча, Балтач, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Кама Тамагы, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Саба, Спас, Тәтеш, Чирмешән, Ютазы районнарыннан 63 укучы олимпиада призерлары булды.

Олимпиадада катнашучыларны мәртәбәле жюри, «Тормыш иминлеге фәнни үзәге» ДБУ, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе, Россия дәүләт гадел хөкем университеты, КФУ, А.Н.Туполев исемендәге КНИТТУ-КАИ,  Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге доцентлары һәм укытучылары бәяләде.  Жюри рәисе – “Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге” директоры Ранис Идрисов.

2020-2021 уку елында тормыш иминлеге нигезләре буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы Түбән Новгородта узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International