Татарстанда мәктәп укучылары арасында көнчыгыш телләрен иң яхшы белүчеләрне билгеләделәр

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

20-22 гыйнварда ТР мәгариф һәм фән Министрлыгы  Республика Олимпиада үзәгенең “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларының 9-11 нче сыйныф укучылары арасында көнчыгыш (гарәп һәм төрек) телләре буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Гарәп теле буенча олимпиадада республиканың Актаныш, Арча, Кукмара, Түбән Кама, Сарман, Ютазы районнарыннан 27 укучы, шулай ук Казан мәктәпләре укучылары катнашты.

Җиңүчеләр:

Нәзирә Миндиярова, Казан шәһәре «Госмания» урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы;

Авылма Аллун, Түбән Кама районы 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы;

Абдулла Исхаков, Ютазы районы 3 нче Урыссу урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы.

Татарстан Республикасының Арча һәм Сарман районнары һәм Казан шәһәре укучылары призерлар булдылар.

Олимпиадада катнашучыларны мәртәбәле жюри бәяләде, аның составына Россия ислам институты һәм Казан федераль университеты укытучы-профессорлар составы хезмәткәрләре керде.

Төрек теле буенча олимпиадада Татарстан Республикасының Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама, Чистай районнарыннан һәм Казан, Чаллы шәһәрләреннән 86 укучы катнашты.

Төрек теле буенча җиңүчеләр:

Самир Сафин, Казан шәһәренең «Адымнар — белем һәм татулыкка юл «Полилингваль комплексы» ДАББУнең 9 сыйныф укучысы;

Рәхим Гасыймов, Казан шәһәре Яңа Савин районы 7 нче интернат-лицейның 10 сыйныф укучысы;

Илһан Аккая, Казан шәһәре Совет районы татар телендә белем бирүче 149 нчы лицейның 10 нчы сыйныф укучысы;

Хәбибуллина Оздемир, Казан шәһәре Киров районы 4 нче интернат-Гимназиянең 11 сыйныф укучысы.

Әлмәт һәм Түбән Кама районнары, шулай ук Казан һәм Чаллы укучылары призерлар булдылар.

Олимпиадада катнашучыларны мәртәбәле жюри бәяләде, аның составына Казан федераль университетының укытучы-профессорларлар составы хезмәткәрләре кергән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International