Татарстанның авыл мәктәпләрендә шахмат зоналары барлыкка киләчәк

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе республиканың авыл мәктәпләрендә «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү программасына эләкмәгән шахмат зоналары булдырачак.

«Шахмат зоналарын үстерү мәсьәләсе – актуаль. Партия, чыннан да, мәктәпләрдә шахмат зоналары барлыкка килүгә игътибар итте. Ә шахмат — уен гына түгел, үсеш тә. Мондый шартлар тудырылмаган мәктәпләрдә, «Бердәм Россия» инициативасы белән, уку елы башына балалар уйнасын, үссен  өчен почмаклар, кабинетлар булдыру,  мастер-класслар шахмат турнирлары үткәрсен өчен урыннар булдырырга карар кылдылар», – дип хәбәр итте партиянең төбәк сәяси советы президиумы рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре урынбасары Татьяна Ларионова.

Депутатлар корпусы комиссия эше кысаларында юл карталары, махсус программалар эшләде. Ай саен һәр районда җирле мәктәпләрдә дүрт һәм аннан да күбрәк шахмат зонасы җиһазландырылырга тиеш, дигән карар кабул ителде.

«Минемчә, 1 сентябрьгә без балаларга һәм ата-аналарга бу проблеманы "бердәмроссиялеләр" ярдәмендә хәл иттек, муниципаль берәмлекләр белән үзара хезмәттәшлек итү һәм республикада ниләр эшләнүен аңлау аркасында хәл иттек дип әйтә алырбыз, республикада эшләнгәннәрнең барысы да аның халкы өчен эшләнә", – дип ассызыклады Ларионова.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова билгеләп үткәнчә, гомуми белем бирү учреждениеләрендә шахмат зоналары «Заманча мәктәп» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында гына булдырылмый. Зоналарны булдыруда милли проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча «Бердәм Россия» төбәк сәяси советы президиумының махсус проектына мөһим роль бирелә. Муниципалитетлардан алынган мәгълүматларга караганда, инде бүген үк 400дән артык мәктәп базасында шахмат зоналары эшли.

Шахмат зонасы өчен иң беренчеләрдән булып Алабуга районы мәктәпләре җиһазлар алды. Шулай итеп, Иске Күклек авылы мәктәбе укучылары хәзер спорт уенына өйрәнә алачак. Алабуганың начар ишетүче балалар өчен интернат-мәктәбендә дә үз махсус зона барлыкка килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International