Чирмешәндә иң яхшы татар теле укытучысын сайладылар

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

26 гыйнвар көнне Чирмешән лицее базасында «Иң яхшы татар теле укытучысы» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы узды.

Конкурс «2014-2021 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Конкурсның максаты – туган тел укытучыларының статусын күтәрү, педагогик тәҗрибәне һәм һөнәри осталыкны тарату.

Конкурста районның 80 гомуми белем бирү мәктәбе педагогы катнашты. Чирмешән кадет интернат-мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфинә Гарифуллина җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International