Саба районында КФУның чит ил студентлары һәм укытучылары катнашында Туган тел фестивале узачак

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

19 февральдә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты укытучылары һәм чит ил студентлары катнашында мәктәп укучылары өчен II Республика Туган тел фестивале узачак. Чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм милли бердәмлек елы кысаларында оештырылды.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы әлеге чараны Казан федераль университеты, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Саба районының «Рост» Шәмәрдән лицее белән берлектә үткәрә.

Фестивальдә чит телләр (инглиз, немец, француз, кытай, испан һ.б.) өйрәнүче 4-11 сыйныф укучылары һәм чит телләр буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төрле этапларында җиңүчеләр һәм призерлар булачак.

Фестивальне ачу тантанасы 19 февраль көнне 10.00 сәгатьтә Шәмәрдән «Рост» лицее базасында (Саба районы, Шәмәрдән авылы, Ф.Кәрим ур. 2 нче йорт).

 Фестивальдә катнашучылар өчен туган телләр буенча иҗади остаханәләр оештырылачак, анда алар милли мәдәниятнең һәм гореф-гадәтләрнең үзенчәлекләре белән таныша алачак, күргәзмәләр һәм презентация чыгышлары тәкъдим ителәчәк. Шулай ук чит ил студентлары туган телләре (француз, кытай, үзбәк, төркмән, корея, итальян, испан һәм инглиз) буенча мастер-класслар үткәрәчәк.

Фестивальнең максатлары:

- чит телләрне өйрәнүгә сәләтле укучыларны ачыклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү, аларны чит телләрдә белем алу белән кызыксындыру;

- укучыларның чит телдә коммуникатив компетентлыгын үстерү;

- укучыларда чит телләргә, тарихка, рухи мираска, туган як традицияләренә карата кызыксыну һәм уңай мөнәсәбәт формалаштыру;

- чит телне төрле аралашу чарасы буларак куллану ихтыяҗын үстерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International