Татарстанда татар телендә белем бирүче мәктәпләрдә укучылар өчен туган әдәбият буенча олимпиада тәмамланды

2021 елның 5 феврале, җомга

1 февральдән 3 февральгә кадәр Республика Олимпиада үзәгенең “Дуслык”  комплексы базасында татар мәктәпләре өчен 7-11 сыйныф укучылары арасында татар әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

 Олимпиадада республиканың 34 муниципаль районыннан, Казаннан һәм Чаллыдан 159 укучы катнашты.

 Җиңүчеләр:

 - Мәликә Хәбибуллина, Арча муниципаль районының Шушмабаш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы;

- Илзирә Фәхретдинова, Арча муниципаль районының Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы;

- Рәйсә Абдуллина, Балтач муниципаль районының Шубан төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы;

- Айлия Хаҗиева, Саба муниципаль районының Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы;

 - Илнар Камаев, Азнакай муниципаль районының Урманай урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы;

- Эльвина Гәрәева, Зәй муниципаль районының Түбән Биш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы;

 - Ләйсән Сәлахова, Актаныш муниципаль районының “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат”ның 11 нче сыйныф укучысы.

Татарстанның 24 муниципаль берәмлегеннән, шулай ук Казаннан, Чаллыдан килгән укучылар призерлар булды.

Олимпиадада катнашучыларны мәртәбәле жюри бәяләде, аның составына КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының укытучы-профессорлар составы хезмәткәрләре, ТР Фәннәр академиясе, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре керде. Жюри рәисе – ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының татар әдәбияты кафедрасы мөдире Әлфәт Закирҗанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International