Күпмилләтле якшәмбе мәктәпләрендә укучылар фестиваленең зона этаплары тәмамланды

2021 елның 6 феврале, шимбә

Татарстанның өч шәһәрендә «Хореография», «Вокал», «Халык иҗаты» номинацияләре буенча күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәп укучылары фестиваленең зона этаплары узды.

2 февральдә Казанда Халыклар дуслыгы йортында сайлап алу туры узды. 4 февральдә зона этабы Әлмәтнең балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә үтте. 5 февраль көнне Чаллының 2 нче гимназиясендә. М. Вахитов исемендәге Кама аръягы зонасы укучылары үз талантларын күрсәттеләр.

Барлыгы 193 гариза кабул ителде. Фестивальнең зона этапларында 120 укучы катнашты.

Балаларның чыгышларын ТАССРның халык артисты, Казан дәүләт мәдәният институты доценты Римма Ибраһимова җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәяләде.

Жюри әгъзалары:

Рамилә Сәхәбетдинова, педагогика фәннәре кандидаты, «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «ШАЯН ТВ» башкарма директоры, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.

Фәридә Кикар, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татар дәүләт ансамбленең элеккеге солисткасы.

Нигина Низамиева, халыкара конкурслар лауреаты, балетмейстер, «Казан»бию с тудиясе педагогы.

Айсылу Габдинова, халыкара конкурслар лауреаты, «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе алып баручысы, вокал буенча педагог.

Халыкара туган тел көненә багышланган, фестиваль җиңүчеләре катнашында гала-концертны үткәрү 19 февральгә планлаштырылган. Ул Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында узачак. Әлеге чара кысаларында иң яхшы башкаручылар Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк, фестивальдә катнашучыларның барысы да сертификатлар алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International