Казанда «Новые горки» торак комплексында 377 млн сумга балалар бакчасы төзү планлаштыра. Бу хакта мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.
«Казан шәһәренең «Новые горки» торак комплексында 330 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзелеше. Дәүләт контрактының башлангыч (максималь) бәясе 376 980 045 сум», – дип хәбәр ителә документларда.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе бинасы өч катлы булачак. Беренче катта 1,5-3 яшькә кадәрге кече яшьтәге мәктәпкәчә төркемнәр өчен дүрт блок бина урнашкан.
Икенче катта кече һәм урта яшьтәге балалар өчен төркемнәр, өченче катта өлкән һәм әзерлек яшендәге балалар өчен төркемнәр проектланды.
Эшләр Татарстан бюджетыннан финансланачак.