4-7 февраль көннәрендә «КФУның ІТ-лицее» интернат-мәктәбе базасында ТР гомуми белем бирү оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары өчен математика буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк һәм йомгаклау этабы узды.
Математика буенча олимпиадада республиканың 32 муниципаль берәмлегеннән 334 укучы катнашты.
Математика буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасында КФУның ІТ-лицее 8 сыйныф укучысы Дамир Солтанов җиңү яулады.
Казан, Чаллы, Югары Ослан һәм Чистай районнарыннан 56 укучы олимпиада призерлары булды.
Математика буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында Казан, Чаллы, Югары Ослан районнарыннан 29 укучы җиңүче булды.
Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында Казан, Чаллы, Бөгелмә, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кукмара, Лениногорск, Түбән Кама, Чистай районнарыннан 62 укучы призлы урыннар яулады.
Олимпиадада катнашучыларны мәртәбәле жюри бәяләде, аның составына КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге Математика һәм механика институтының укытучы-профессорлар составы хезмәткәрләре кергән иде. Жюри рәисе – физика-математика фәннәре докторы, профессор Аркадий Попов.