Чаллы шәһәренең 56 мәктәбендә шахмат зоналары булдырылачак

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Чаллы мәктәпләрендә шахмат зоналарын төзекләндерү буенча проект старт алды. Алар шәһәрнең 56 уку йортында барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә Автошәһәр мэриясенең мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе.

Әлеге инициатива «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында каралган. Чаллыда беренче шахмат зонасы А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицейда барлыкка килде. Кунакларга мәйданчыкны Гарри Поттер турында китаплар стилистикасында тәкъдир иттеләр. Аларга укучыларның төрле белем бирү форумнарында ирешкән уңышлары, шул исәптән робототехника белән бәйле уңышлары турында сөйләделәр.

«Без барлык мәгариф учреждениеләрендә шахмат зоналары һәм сыйныфлар булдыру инициативасы белән чыктык, безнең балалар анализларга, уйларга, фикер йөртергә, җиңәргә өйрәнүләрен телибез. Бу уен үҗәтлеккә, хезмәткә, җиңәргә өйрәтә», — дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова ачылыш тантанасында.

Мондый шахмат зоналары бөтен Татарстан буенча уку йортларында оештырыла, быел барлыгы 896 шундый мәйданчык ачу планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International