Россия мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган «Яңа технологияләр мәктәбе» проектында катнашачак 100 белем бирү оешмасы билгеләнде.
Инде март аенда ук Россия мәгариф һәм фән министрлыгы академиясендә мәктәп инфраструктурасын баету һәм шәһәрнең педагогик экосистемасы ресурсларын интеграцияләү шартларында укучыларның уку-укыту эшчәнлеген оештыру программалары буенча укулар узачак. Командаларга үз белем бирү оешмасын үстерү проектын эшләргә туры киләчәк.
Бу проектта Татарстаннан Алабуга мәктәбе катнаша. Тормышка ашыруның беренче дулкынына Алабуга муниципаль районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе керде.
Мәктәп 1990 елда оештырылган, уку йортында уку-укыту һәм түгәрәкләр эшчәнлегеннән тыш, укучыларның күпкырлы үсешенә зур игътибар бирелә. Мәктәптә балалар һәм укытучылар тарафыннан оештырылган берничә музей – хәрби гаилә даны, табигать дөньясына багышланган этнографик музей бар.
Белем бирү учреждениесендә тәрбия эше «Калейдоскоп» махсус программасы белән тәкъдим ителгән. Аларда тәрбия процессының барлык аспектлары да каралды: гражданлык-патриотик, рухи-әхлакый, спорт-сәламәтләндерү, экология-биология, сәнгать-эстетик, социаль-хокукый, профориентация, куркынычсызлык төркемендәге яшүсмерләр белән эшләү. Мәктәп укучылары-халыкара чараларда, бөтенроссия олимпиадаларында һәм интеллектуаль турнирларда күп тапкырлар җиңүчеләр һәм призерлар.
Беренче этапта проектта Россиянең төрле төбәкләреннән 100 мәктәп катнашты. Укуларын узган беренче 100 мәктәп киләчәктә проектның драйверлары булачак.
2021 елның сентябреннән проектка тагын берничә йөз яңа мәктәп кушылачак. «Яңа технологияләр мәктәбе» проектының икенче этабы нәтиҗәсе булып, агымдагы уку елының соңгы чирегенең «яңадан башлап җибәрү» торачак. Бу чор дәвамында Россия мәгариф һәм фән министрлыгы академиясе проектта катнашучыларга адреслы методик ярдәм күрсәтәчәк.