Чаллының «Яшьлек» микрорайонында 258 млн сумлык яңа балалар бакчасы барлыкка киләчәк

2021 елның 13 феврале, шимбә

Чаллының Яшьлек проспектындагы 63нче комплекста яңа балалар бакчасы төзелеше 258 млн сумга төшәчәк. Учреждение төзелешенә акча Татарстан Республикасы бюджетыннан бүлеп биреләчәк.

Мәктәпкәчә учреждение төзү өчен электрон аукцион җиңүчесе булып «Евростиль» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте танылды. Бу хакта Дәүләт сатып алуларының рәсми порталында хәбәр ителә.

Яңа балалар бакчасы 16-20 кешелек 11-12 төркемгә исәпләнгән. Тәрбияләнүчеләрнең гомуми саны 1,5 яшьтән җиде яшькә кадәрге 220 бала тәшкил итәчәк. Балалар бакчасы территориясендә балалар өчен спорт һәм уен мәйданчыклары төзеләчәк.

Эшләрне тәмамлау, җиһазларны монтажлау һәм территорияне төзекләндерү эшләрен дә кертеп, 2021 елның 1 декабренә кадәр күз алдыннда тотыла.

Элек «Евростиль» компаниясе Мәләкәс аръягында «Шаян» балалар бакчасы һәм ЗЯБ бистәсендә «Белоснежка» балалар бакчасы төзеде.

2021 елда Чаллының яңа районнарында өч балалар бакчасы барлыкка киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International