Мәгариф һәм фән министрлыгы социаль челтәрләргә багышланган ачык ата-аналар онлайн-җыелышы үткәрәчәк

2021 елның 12 феврале, җомга

Чара Россия мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Россия Мәгариф академиясенең балачак, гаилә һәм тәрбия институты һәм Милли ата-аналар ассоциациясе белән берлектә оештырылды.

Ата-аналар җыелышында балалар психологиясе, социаль челтәрләрне үстерү һәм алга этәрү буенча экспертлар, балалар онлайн-куркынычсызлыгы буенча белгечләр катнашачак.

Чараның спикерлары шулай ук түбәндәгеләр булачак:
– РФ мәгариф министры урынбасары Денис Грибов;
- Милли ата-аналар ассоциациясе координацион советының җаваплы секретаре Алексей Гусев;
- балалар психологы, 11 бала әнисе Екатерина Бурмистрова;
- TikTok блогеры Майя Однатайя (1,4 млн язылучы);
- Instagram блогеры Кирилл Диденок (619 мең язылучы);
- "ВКонтакте» социаль челтәренең стратегик проектлар буенча директоры Зера Черешнева;
– «Касперский лабораториясе»нең балалар онлайн-куркынычсызлыгы юнәлеше җитәкчесе Андрей Сиденко.

Ата-аналар онлайн-җыелышының модераторы – телетапшырулар алып баручы, өч бала анасы Тута Ларсен.

«Барлык ата-аналар да педагогик яки психологик белемгә ия түгел, ә ул аларга үз балалары белән дөрес аралашу төзергә ярдәм итәр иде. Ачык ата-аналар җыелышларының юнәлешләре нәкъ менә тәрбия өлкәсенә, аеруча хезмәт сөючәнлекне ничек тәрбияләүгә, Ватанга мәхәббәт нәрсә ул икәнен аңлатуга, белем бирүнең әһәмиятен аңлатуга, баланың ни өчен яшьтәшләре белән уртак тел таба алмавы һәм башкалар сорауларга йөз тота. Социаль челтәрләр мәсьәләсе дә ата-аналарны борчый: алар ничек эшли һәм ни өчен балалар күп вакытларын гаджетларда үткәрә. Мондый форматта аралашу кызыклы булыр дип ышанам, ә ата-аналардан фикер алышу өчен яңа сораулар һәм темалар көтәбез», – дип шәрехләде мәгариф министры урынбасары Денис Грибов.

Ачык ата-аналар җыелышлары «Ачык дәресләр» Бөтенроссия проекты эфирларының яңа циклына әвереләчәк. Җыелышлар ай саен үтәчәк, турыдан-туры эфирлар һәм язмаларны открытыеуроки.рф сайтында һәм РФ Мәгариф министрлыгының «Вконтакте» социаль челтәрендәге рәсми битендә карарга була.

Киләсе җыелышларның темалары ата-аналар җәмәгатьчелегеннән сораштыру нәтиҗәләре буенча сайланган: Җаваплылыкка ничек өйрәтергә», «Бала белән ничек уртак тел табарга», «Түбән өлгереш», «Профориентация», «Белем алу кирәклеген ничек аңлатырга».

Уздыру көне һәм вакыты:12 февраль, Мәскәү вакыты буенча 18:00 сәг..
Уздыру форматы һәм урыны: проектның  открытыеуроки.рф рәсми сайтында һәм Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының  «Вконтакте» социаль челтәрендәге рәсми битендә онлайн-трансляция.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International