БДИ тапшырмаган укучылар өчен сентябрьдә чыгарылыш имтиханнары каралган

2021 елның 12 феврале, җомга

2021 елда рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханында минималь чикне узмаган катнашучылар сентябрьдә дәүләт чыгарылыш имтиханнарын (ДЧИ) тапшырачак.

Вузларга укырга керергә җыенмаучылар өчен чыгарылыш имтиханнарының төп вакыты  25 майдан 10 июньгә кадәр планлаштырылган. Расписание проектында шулай ук ике өстәмә чор каралган. Әйтик, 13 июльдә һәм 17 июльдә рус теле һәм математика буенча ДЧИны төп чорда авыру яисә башка җитди сәбәп аркасында имтиханнар үткәрмәгән катнашучылар тапшыра ала.

«3-17 сентябрьдә расписание проектында тагын бер өстәмә чор каралган, ул чакта ДЧИны элегрәк җитди сәбәпләр аркасында имтихан тапшырмаган катнашучылар һәм рус теле буенча БДИда минималь чикне узмаган катнашучылар да тапшыра алачак», – диелә хәбәрдә.

БДИның төп чоры 31 майдан 2 июльгә кадәр, өстәмә чор 12-17 июльдә узар дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International