Татарстанда Поленов исемендәге Россия халык иҗаты йорты ярдәмендә оештырылган «Мәктәп укучылары өчен халык мәдәнияте» Бөтенроссия акциясе старт алды.
«Мәктәп укучылары өчен халык мәдәнияте» Бөтенроссия акциясе тикшеренү, мәгърифәтчелек һәм иҗади вакыйгаларны үз эченә алган чаралар циклыннан гыйбарәт.
Барлык акцияләр дә төрле яшьтәге мәктәп укучыларын ил халыкларының күпмилләтле традицион мәдәниятен өйрәнү һәм популярлаштыруга җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Акциядә мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре катнаша.
«Этнотәнәфес» иҗади юнәлеше буенча «Онлайн-колядкалар» акциясе узды инде. Кулланучылар социаль челтәрләрдә ишегалларын йола җырларын башкарып карап йөрүне тасвирлаган видеороликлар белән бүлештеләр.
Акциянең иң якты юнәлешләренең берсе «Фолкдәрес» хәрәкәте — бу атна саен үткәрелә торган проект, ул мәктәп укучылары һәм аларның остазлары тарафыннан Татарстан халыкларының матди булмаган мәдәни мирасына багышланган тематик онлайн-дәресләр, лекцияләр һәм вебинарлар үткәрүне күздә тота.
Интеллектуаль һәм актив уеннар-төрле халыкларның гореф-гадәтләренең аерылгысыз өлеше. “Уен-фест” традицион халык уеннары проектының @uen.fest «Үз гаиләңнең традициясе турында сөйлә» конкурсы игълан ителде, анда катнашучылар гореф-гадәтләр һәм йолалар белән уртаклашалар. Җиңүчеләргә бүләкләрне халык-сәнгать һөнәрчелеге осталары тапшыра.
Бөтенроссия акциясендә шулай ук фольклор «Веб-экспедиция»се, «Язгы этнотәнәфес» кебек онлайн-вакыйгалар булачак.
«Мәктәп укучылары өчен халык мәдәнияте» турында тулырак мәгълүмат белән рәсми сайтта танышырга мөмкин.