“Белем дөньясы” программасы яңа сезонын башлый

2021 елның 12 феврале, җомга

Бүген «Белем дөньясы» программасының яңа сезонда беренче чыгарылышы эфирга чыга. Бу сезон мәгариф өлкәсендәге вакыйгаларга бай булырга охшаган.

Россиядә игълан ителгән фән һәм технологияләр елы, ә Татарстанда Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы да мәгариф, фәнни мохит, тәрбия, тел мәдәнияте мәсьәләләренә тирән үтеп керү мөмкинлеге бирәчәк.

«Белем дөньясы» телепроекты киң даирә тамашачыларга исәпләнгән. Мәктәп һәм аннан читтәге тормыш, мәгарифтә уникаль методикалар һәм технологияләр, талантлы укучылар һәм аларның күренекле педагоглары белән танышу. Бу программа балалар турында – аларның әти-әниләре өчен.

«Белем дөньясы» тапшыруы татар телендә чыга, әмма рус телендәге субтитрлар төрле милләт тамашачыларын белем дөньясына җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Быел программа авторлары аз комплектлы авыл мәктәпләреннән алып заманча гимназияләргә кадәр колачлаячак, Идел буеда яшәгән  халыклар– удмурт, чуаш, мари һәм башка телләрне укыта торган лицейларда булачак. Мәктәпкәчә һәм урта махсус белем бирү учреждениеләре, шулай ук югары уку йортлары да игътибардан читтә калмаячак.

Проект мәгариф һәм фән өлкәсен популярлаштыруга, педагог, тәрбияче һәм галим һөнәренә хөрмәт белән карарга, балалар, мәктәп укучылары һәм студентлар арасында яңа талантларны ачуга юнәлдерелгән. Программа телеаудиториянең уку теләге белән кызыксынуын күрсәтергә, фикер йөртергә, кызыклы идеяләрне тормышка ашырырга ярдәм итә.

«Белем дөньясы» телепроекты ТР мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнде.

Программа «Татарстан-24» каналында һәр җомгада 18.30 сәгатьтә чыга. Тапшыру сишәмбе көнне 12.30 сәгатьтә кабатлана.

Бүген, 12 февральдә, 18.30да «Татарстан-24» тамашачылары мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә няняларның ничек булышуларын беләчәкләр; ни өчен Татарстан мәктәпләрендә кайнар ризык белән тәэмин итүне тикшерү узуы турында; игълан ителгән фән елы Россиягә  ничек итеп икътисад буенча лидерлыкка эләгергә ярдәм итәчәк?

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International