Мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешүләрне гамәлгә ашыру максатларында, агымдагы елның 11 нче февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә Россия Федерациясе төбәкләрендә укыту татар телендә алып барыла һәм татар теле өйрәнелә торган белем оешмалары җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен методик вебинар үткәрелде.
Методик вебинар эшендә Министрлык, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Казан (Идел буе) федераль университеты, «Республика олимпиада үзәге» дәүләт автоном мәгариф учреждениесе вәкилләре, Россия Федерациясенең 26 субъектының белем оешмалары директорлары һәм укытучылары катнашты.
Вебинарның төп темасы - сәләтле балалар белән эшне оештыру. Вебинар кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Р.Р.Шәмсетдинова сәләтле балалар белән эшләүнең мөһимлеген ассызыклады. Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Э.Н.Динмөхәммәтова татар теле һәм әдәбияты буенча биремнәрнең төрле төрләрен, формаларын тәкъдим итте. Республика олимпиада үзәге хезмәткәре М.Х.Әнвәрова олимпиада хәрәкәте тәҗрибәсе турында сөйләде. Россия Федерациясе субъектлары белән мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү, оештыру мәсьәләләре һәм укучыларның татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиадада катнашуы турында Министрлыкның төбәкара хезмәттәшлек секторы хезмәткәрләре Г.Ф. Мусина һәм А. Г. Әхәтова чыгыш ясадылар.