Юрий Шулятьев Россиянең 15 иң яхшы тәрбиячесе арасына керде һәм «Россия Ел тәрбиячесе–2020» конкурсы финалының икенче туры узды

2021 елның 13 феврале, шимбә

12 февральдә Пермьдә конкурс финалының беренче туры тәмамланды. Ул үз эченә «Минем педагогик табышым» һәм «Балалар белән педагогик чара» дигән сынауларны алган иде. Аның нәтиҗәләре буенча конкурсның 15 лауреаты игълан ителде, алар конкурсның төп призы – «Бәллүр энҗе бөртеге» өчен көрәшәчәк. Алар арасында – Казан шәһәре Мәскәү районының 311нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе Юрий Шулятьев та бар.

Икенче турда конкурсантларны тагын ике сынау көтә – «Мастер-класс» һәм «Ток-шоу».

Без Юрий Александровичка уңышлар телибез, аның өчен җан атабыз һәм аны җиңү белән көтәбез!

Исегезгә төшерәбез, 10 февральдән 15 февральгә кадәр илнең 80 төбәгеннән килгән вәкилләр Пермь шәһәрендә уза торган Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабында «Россиянең Ел тәрбиячесе–2020» исеме өчен ярышалар.

Конкурска йомгак ясау, җиңүчене һәм лауреатларны бүләкләү 14 февральдә булачак.

«Россия Ел тәрбиячесе» Бөтенроссия һөнәри конкурсы 2010 елдан бирле үткәрелә. Гамәлгә куючылар – Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы һәм Гомумроссия мәгариф профсоюзы.

2019 елда төп призны Пермь шәһәренең «Рыцарьлар һәм Принцессалар мәктәбе» балалар бакчасы педагогы Евгений Пепеляев алган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International