Биектау районының «Биектау» спорткомплексында авиамодельләштерү буенча ачык техник осталык фестивале узды. Анда Биектау балалары, шулай ук Казан мәктәпләреннән, лицей һәм гимназияләреннән 30дан артык укучы катнашты.
Казанның бер лицеенда белем алучы, өченче сыйныф укучысы Иллария Фәсахова кайчан да булса мондый катлаулы шөгыль белән мавыгып китәрмен дип уйламаган да. Аны түгәрәккә сыйныфташы Дания Мөхәммәтова алып килгән. 30 катнашучының нибары икесе генә кыз. Алар әле берничә ай гына бу эш шөгыльләнәләр һәм бу ярыш алар өчен дебют чыгышы булды.
Иллария белән Дания самолетлар белән идарә итә белүләре белән күпләрне әсир итте. Тамашачылар “Егетләр, күрегез, кызлар ничек булдыралар, өйрәнегез!». Хәзер кызлар кулларында төрле номинацияләрдә беренче һәм икенче урыннар өчен өчәр грамота бар.
Кызлар бу шөгельләреннән канәгать. Аларга тәҗрибәле конструктор-укытучы һәм ата-аналар ярдәм итеп торды. Вера Мөхәммәтова инженерларлар нәселеннән. Гаиләдә кызларын авиамодельләштерү түгәрәгенә бирү дөрес карар булган дип саныйлар.
Даниянең әнисе укытучыларның күк, самолетлар белән «чирләве» алар өчен бәхет эше бәхетле булды дип саный, шуңа күрә балалар да түгәрәккә бик теләп йөриләр.
"Дәрес өч сәгать дәвам итә, шуннан соң да әле баланы дәрестән тартып чыгарып булмый. Мәктәп тәрәзәләре каршында машиналарда утырабыз һәм балаларыбызның кайчан чыкканын көтәбез", - дип сөйләде Вера Мөхәммәтова.
Вера Мөхәммәтованың инануынча, авиамодельләштерү – иң перспективалы шөгыль, гәрчә футбол, фигуралы шуу яки бию кебек популяр булмаса да. Бүген бөтен илгә белемле конструкторлар – санаулы берәмлекләр.
Биектау районында авиамодельләштерү түгәрәге биш ел элек эшли башлаган. Бүгенге көндә Айрат Хәйруллинның 15 укучысы бар. Аның сүзләренә караганда, балаларга самолетлар ясау бик ошый, балалар белән бергә ата-аналар да килә.
«Дәресләрдә әтиләр дә, әниләр дә утыра. Болар барысы да кызык. Нишләптер барысы да самолетлар — балалар өчен күңел ачу, дип уйлый. Әмма, чынлап торып карасаң, бу – өлкәннәр өчен хобби», — дип саный Айрат Хәйруллин.
Авиамодельләштерү түгәрәкләре ике үзәк мәктәптә — 2 нче һәм 3 нче мәктәпләрдә эшли. Дәресләр бушлай һәм якшәмбе көннәрендә иртәнге сигездән башлана.