Әлмәт муниципаль районында милли мәдәниятләр фестивале узды. Яшьләр бәйрәмендә мәктәпләрдән 13 команда катнашты. Болар – М.К. Таһиров исемендәге 1 нче мәктәп; 4 нче мәктәп; 6 нчы мәктәп; 1 нче Лицей-интернат; 7 нче мәктәп; 13 нче мәктәп; 20 нче мәктәп; 23 нче “Менеджер” мәктәбе; 24 нче мәктәп; Кичү урта мәктәбе; Яңа Никольский мәктәбе; Сирән урта мәктәбе; Иске Суркино урта мәктәбе.
Катнашучылар дөньяның төрле халыклары мәдәниятен тәкъдим иттеләр. Мәктәпнең һәр коллективы үз этник программаларын әзерләде, алар тәкъдим ителә торган халыкның иҗади индивидуальлеге һәм байлыгы белән аерылып тора. Фестиваль әдәби-сәнгать композицияләренә бай була. Шулай ук фестиваль кысаларында халык иҗаты эшләнмәләре һәм милли ризыклар күргәзмәсе күрсәтелде. “Балалар-яшүсмерләр иҗат үзәге” өстәмә һөнәри белем бирү үзәгендә Татарстан халыклары ассамблеясенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Фикрәт Бакиров һәм диаспора җитәкчеләре катнашында тантаналы бүләкләү булды. Милли мәдәниятләр фестиваленең күчмә кубогы 4 нче урта мәктәп укучыларына – “Тылсымлы сандык” командасына тапшырылды. Әлеге команда «Альметрик» интерактив үзәгендә булу сертификаты белән бүләкләнде.