Халыкара сервис көллияте базасында «ХІХ-ХХ гасырларда туган як язучылары иҗатында патриотик лирика» дип исемләнгән полилингваль уку буенча республика конкурсы узды. Шигъри турнирда һөнәри белем бирү оешмалары студентлары катнашты.
Конкурс 5 номинациядә үткәрелде. Республиканың 38 белем бирү оешмасыннан 71 студент үз осталыкларын күрсәтте.
«Инглиз телендә шигърият» номинациясендә Халыкара сервис көллияте студенты Анастасия Максимова җиңүче булды, Ул тәрҗемәдә Муса Җәлилнең «If you are not there» шигырен укыды. Икенче һәм өченче урыннарны Лениногорск нефть техникумы студентлары Рәмис Әскәров һәм Чистай авыл хуҗалыгы техникумы студентлары Сергей Урюпов бүлеште. Алар башкаруында Тукай һәм Җәлил әсәрләреннән инглиз телендә юллар яңгырады.
«Рус телендә шигърият» номинациясендә иң яхшы нәтиҗәне Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте укучысы Алия Ибәтуллина күрсәтте. Икенче урында – Халыкара сервис көллиятеннән Мария Арутюнян, ул Владимир Высоцкийның «Он не вернулся из боя» дигән шигыреен сөйләде; өченче урын – Бөгелмә машина төзелеше техникумыннан Альбина Мифтахова һәм Руслан Скитин җитәкчелегендәге дуэтта, алар М.Җәлилнең «Варварство» әсәрен сөйләде.
«Татар телендә шигърият» номинациясендә беренче урынны Минзәлә педагогика көллиятеннән Ильвина Фарисова укуында шагыйрь Эльмира Шәрифуллинаның «Шигъри бәйләм» исемле берничә шигыреннән торган попурри өчен бирделәр. Икенче урынны Кама төзелеш көллиятеннән Рузил Разиев Резедә Вәлиеваның «Куаныч» шигыре белән яулады. Өченче урында – М. Җәлилнең «Вәхшәт"шигыре өчен Халыкара сервис көллиятеннән Азалия Дәүләтшина.
«Француз телендә шигърият» номинациясендә И.Тургеневның «La langue russe» шигырен укып, Халыкара сервис көллиятеннән Арина Кочунова бердәнбер җиңүче булды.
«Төрек телендә шигърият» номинациясендә Халыкара сервис көллиятеннән Мариам Маргарян Муса Җәлилнең төрек телендә “Эз” шигыре белән һәм Түбән Кама медицина көллиятеннән Самира Ташбулут төрек авторы Necip Fazil Kisakürekнең «Sakarya türküsü» шигырен укып иң яхшылар дип табылдылар.