2021 елның 12 мартында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган чараларын тормышка ашыру кысаларында, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучы укучылар арасында «Татар кызы» республика конкурсының финалы узды.
Конкурсның максаты – татар кызының эчке дөньясы байлыгын һәм иң яхшы сыйфатларын ачу, татар халкының теленә, мәдәниятенә һәм үзенчәлегенә кызыксынуны тарату һәм үстерү, талантлы яшьләргә аларның иҗади потенциалын тормышка ашыруда ярдәм итү.
Конкурсантларның иҗади номерларын бәяләүдә жюри составында түбәндәге затлар катнашты:
Кадрия Идрисова – «Ак калфак» республика иҗтимагый оешмасы рәисе;
Рәмзия Кашапова – «Сөембикә» журналы баш мөхәррире урынбасары;
Вил Усманов – Татарстан Республикасының халык артисты һәм башкалар.
Конкурсның финалына бәйгенең беренче этабында җиңүчеләр булган һәм үз көллиятләре һәм техникумнары данын яклаган 11 финалчы чыкты. Иҗади сынаулардан соң жюри җиңүчеләрне билгеләде. Алар номинацияләр буенча бүләкләнде:
«Зирәк кыз» – Казан педагогика көллияте студенты Чулпан Абдрахманова;
«Ягымлы кыз» – Кукмара аграр көллияте студенты Илсинә Мусина;
«Уңган кыз» – Әлмәт политехника техникумы студенты Алия Камалтдинова;
«Сөйкемле кыз» – Казан нефть химиясе көллияте студенты Румия Абдуракыйпова;
«Тамашачы мәхәббәтен яулаган кыз» – Казан төзелеш көллияте студенты Зилә Шәрипова;
«Җитез кыз» – Арча агросәнәгать һөнәри көллияте студенты Зөлфия Сәмигуллина;
«Иҗади кыз» – Минзәлә педагогика көллияте студенты Гөлнара Талипова;
«Иң ихлас кыз» – Казан технология һәм дизайн көллияте студенты Эльвина Мөхәммәдуллина;
«Иң зур ачыш» – Түбән Кама педагогика көллияте студенты Алинә Медведева;
«Зыялы кыз» – Арча педагогика көллияте студенты Әдилә Әхмәтҗанова;
«Максатчан кыз» – Казан энергетика көллияте студенты Рәзилә Хөсәенова.
«Татар кызы» республика конкурсында жюри карары белән республиканың һөнәри белем бирү оешмалары укучылары арасында призлы урыннар түбәндәгечә бүленде::
1 урын – Казан технология һәм дизайн көллияте студенты Эльвина Мөхәммәдуллина;
2 урын – Минзәлә педагогика көллияте студенты Гөлнара Талипова;
3 урын – Казан төзелеш көллияте студенты Зилә Шәрипова.
Жюриның бертавыштан кабул ителгән карары белән гран-при Арча педагогика көллияте укучысына, максималь балл җыйган Әдилә Әхмәтҗановага тапшырылды. Аның таланты, матурлыгы, сәхнә чыгышы Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән махсус бүләк белән бәяләнде.
Һәр катнашучы диплом, шулай ук спонсорлардан – Кукмара металл савыт-саба заводыннан (Kukmara), Бөтендөнья татар конгрессыннан истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.