Әгерҗе районында «Татар малае» һәм «Татар кызчыгы» сайланды

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

Әгерҗе районы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр «Татар малае, Татар кызчыы – 2021» бәйгесендә катнаштылар. Конкурсның оештыручылары – Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Ак калфак» татар хатын-кызларының республика иҗтимагый оешмасы. Конкурс чаралары Л.Айтуганов исемендәге шәһәр мәдәният йортында узды.

Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр визит карточкасын тәкъдим иттеләр, үзләренең иҗади осталыкларын күрсәттеләр, туган телдә шигырьләр укыдылар, халык биюләрен күрсәттеләр, шулай ук әти-әниләр, әби-бабайлар белән бергә үз гаиләләренең гореф-гадәтләре һәм яраткан мавыгулары турында сөйләделәр.

Конкурсның җиңүчеләре дип Әгерҗе шәһәренең 4 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче һәм Тирсә авылы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар табылды. «Милли җанлы малай», «Гүзәл кыз», «Уңган кыз», «Сәхнә остасы», «Уңган малай», «Милли җанлы кыз», «Ягымлы кыз», «Нәфис сүз остасы» номинацияләрендә Әгерҗенең №№3, 5, 6, 7, 8, 9 балалар бакчалары, Кадыбаш һәм Исәнбай мәктәпләренең мәктәпкәчә төркемнәреннән малай һәм кызлар җиңүчеләр булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International