Татарстанда туган тел һәм әдәбият укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия мастер-классы конкурсы узачак

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

22 марттан 24 мартка кадәр Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында (Казан шәһәре, Универсиада авылы территориясе, 35 йорт) туган теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия “Туган тел” конкурсының йомгаклау этабы уздырыла.

Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2021 елның 23 мартында академия базасында 16:30 сәгатьтә булачак.

Конкурс «2014-2021 елларга Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының 2019-2022 уку елына эш планы нигезендә үткәрелә. Конкурс 2012 елдан бирле уздырыла.

Конкурсның беренче максаты – Россия һәм Татарстан халыкларының тел һәм мәдәни күптөрлелеген саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итү, туган телләр укытучыларының статусын күтәрү, педагогик тәҗрибәне һәм һөнәри осталыкны тарату.

Конкурсның читтән торып этабында Татарстан муниципаль районнарыннан 78 педагог һәм Россия Федерациясе субъектларыннан 17 туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысы катнашты. Йомгаклау этабына 50 туган тел һәм әдәбият укытучысы, шул исәптән 17 татар теле укытучысы, 10 рус теле укытучысы, 6 чуваш укытучысы, 4 мари теле укытучысы, 2 мордва теле укытучысы (эрзя) һәм Россия Федерациясе субъектларыннан туган (татар) теле һәм әдәбияты 10 укытучысы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International