Татарстан Республикасыннан ике команда да «Киләчәк укытучысы» конкурсында җиңүчеләр булдылар

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

Санкт-Петербургта "Россия – мөмкинлекләр иле" президент платформасы проектларының берсе "Киләчәк укытучысы" һөнәри конкурсы финалы тәмамланды. 30 педагоглар командасы җиңүче дип табылды. Конкурс РФ мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Проектның Оештыру комитетын РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова җитәкли.

Бөтенроссия конкурсы укытучылар командаларына ярдәм итүгә һәм аларны үстерүгә юнәлтелгән, алар бергәләп эшли беләләр һәм үз эшләрендә заманча тәҗрибәләр кулланырга әзер.

"Узган көннәрдә барлык финалистлар – үз эшенең чын профессионаллары булуын күрсәттеләр. Җиңүчеләр, ә бу 30 команда, Россиянең 19 төбәген һәм барлык федераль округларны тәкъдим итә, – дип сөйләде «Россия – мөмкинлекләр иле» АКБО генераль директоры Алексей Комиссаров.  – Финал сызыгын уңышлы үтүчеләрнең күпчелеге – Үзәк федераль округтан (9), тагын 6сы  –  УФОдан, 4се – Төньяк Кавказ, Идел буе һәм Төньяк-Көнбатыш федераль округлары вәкилләре, һәм берәр команда   –  Себер, Ерак Көнчыгыш һәм Көньяк федераль округлар вәкилләре. Ә менә төбәкләр арасында җиңүчеләр саны буенча Свердловск өлкәсе лидер булды, анда финалистларның барлык 4 командасы да җиңү яулады".

Бүләкләү тантанасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикованың “Киләчәк укытучысы” һөнәри конкурс финалында катнашучыларга һәм оештыручыларга сәламләү хаты укылды.

"Хөрмәтле укытучылар, экспертлар һәм "Россия – мөмкинлекләр иле" президент платформасының "Киләчәк укытучысы" һөнәри конкурсы финалы кунаклары! Бүген Россия якындагы берничә ел дәвамында гомуми белем бирү сыйфаты буенча дөнья лидерлары рәтенә керсен өчен мөмкин булганның барысын да эшләү сезнең көчегезгә бәйле. Сез инде күп нәрсә башкардыгыз, һәм конкурс финалында катнашу моны раслый, чөнки нәкъ менә профессиональ проектларда сезнең педагогик осталыгыгызның бөтен масштабы һәм күпкырлылыгы чагыла. Моннан тыш, "Киләчәк укытучысы" конкурсы иң яхшы чишелешләр табарга һәм заманча Россия мәктәпләре өчен укытуның инновацион модельләрен кертергә сәләтле профессионаллар бергәлегенә кушылырга мөмкинлек бирә, –  диелә Татьяна Голикова сәламләвендә. - Сезнең һөнәри хезмәтегез югары максатка –  Россия гражданнарының киләчәк буыннарын тәрбияләүгә хезмәт итә, чөнки педагог баланың шәхесен формалаштыруда мөһим роль уйный. Укытучы балага ярдәм генә итеп кенә калмый, ул аңа юнәлеш бирә, хуплый, аның потенциалын күрергә һәм ачарга ярдәм итә. Әлеге укытучы балага намуслылык, җаваплылык һәм хезмәт сөючәнлек кебек кыйммәтләр бирергә сәләтле. Кадерле укытучылар, бердәм команда эшендә иң яхшы профессиональ якларыбызны ачарга телим. Уңышлар сезгә! Сез инде финалда, димәк, сез барыгыз да җиңүчеләр!"

Конкурста җиңүчеләр арасына Татарстан Республикасыннан ике команда керде:

ТРның Бөгелмә муниципаль районының 2 нче лицее (Дубровина Елена Васильевна, Бронникова Наталья Владимировна, Черникова Ирина Сергеевна) һәм Иннополис мәктәбе (Владыкина Мария Андреевна, Сәгыйтова Айсылу Фатих кызы, Шакирҗанов Дмитрий Сергеевич).

«Минемчә, бу конкурста катнашу миңа белем бирү бурычларын планлаштырырга һәм гамәлгә ашырырга ярдәм итте, минем өчен яңа эшчәнлек форматларын: команда эше, уртак проектларны гамәлгә ашыру, профессиональ дискуссия эшчәнлеген оештыру кебек форматларны файдаланып, аларны гамәлгә ашырырга ярдәм итте. Моннан тыш, конкурста катнашу миңа команда буенча хезмәттәшләремнең яңа шәхси һәм һөнәри сыйфатларын күрергә һәм ачарга мөмкинлек бирде, бу минем педагогик арсеналны яңа идеяләр, алымнар һәм эш методлары белән баетты. Үз алымнарыңны хезмәттәшләреңнең алымнары белән чагыштыра алганда һәм аларда уртак һәм уникаль нәрсәләр табу, ул – кыйммәтле тәҗрибә –  дип сөйләде Наталья Бронникова. –  Беренче чиратта, конкурс минем һөнәри үсешкә профессиональ хезмәттәшлек чаралары белән ярдәм итте, шулай ук әлеге конкурста катнашу безнең эчке ресурсларны лицеебызны үстерү өчен команда буларак мобилизацияләргә мөмкинлек бирде.

Педагогка беркайчан да үз һөнәри үсешендә туктап калырга ярамый. Һәм әлеге «Киләчәк укытучысы» конкурсында катнашу – үз эшчәнлегенә яңача карарга, һәр заманча педагогка шәхси һәм һөнәри сыйфатларны үстерергә мөмкинлек бирәчәк формат. Шуңа күрә, кыюрак! Булдырыгыз! Җиңүгә – алга таба!»

Ирина Черникова сүзләренә караганда, «Киләчәк укытучысы» конкурсының төп кыйммәте үзеңнең илдә, төбәктә, шәһәрдә, мәктәптә белем бирү үсешенә катнашы барлыгын тою: «Моның кыйммәте бик зур. Минемчә, камилләшүнең чиге юк һәм минем өчен яңа үсеш ноктасы билгеләнгән".

Елена Дубровина фикеренчә, «Киләчәк укытучысы» конкурсы беренче чиратта – һөнәри-шәхси үсеш, эшнең иң нәтиҗәле ысулларын эзләү һәм системалаштыру, аларны үз практикасына кертү, һөнәри хезмәттәшлек максатыннан үзара дустанә мөнәсәбәтләрне үстерү максатында тәҗрибә уртаклашу. "Минем өчен яңа мөмкинлекләр һәм  хезмәттәшләремнең яңа мөмкинлекләре ачылды. Бу һөнәри үсешнең яңа индивидуаль траекториясен төзергә ярдәм итте, – дип билгели Елена. – Әгәр әле сез "Россия – мөмкинлекләр иле" президент платформасы проектларында катнашу турында уйланасыз икән, озак уйларга кирәкми! Һичшиксез тәвәкәлләгез! Биредә бәйрәм атмосферасына чумарсыз. Бу инновацияләргә юнәлеш алу һәм бөтен ил масштабында үз хезмәттәшләрең идеяләре белән танышу өчен иң яхшы мөмкинлек. Оештыручыларга шундый масштабтагы конкурс уйлап табулары һәм уздырулары өчен рәхмәт! "

Мария Владыкина “Киләчәк укытучысы” конкурсын аның өчен башка педагоглар белән танышу, конкурс сынауларына әзерлек кысаларында шәхси үсеш мөһим булуын билгеләп үтте: “Мин үзебез өчен ярымфиналда безнең белән бәйгедә кулланылган кайбер эш формаларын, эштә ныклы таймингларны алдым. "Россия – мөмкинлекләр иле" президент платформасы проектларында катнашырга киңәш итәм – бу онытылмаслык тәҗрибә һәм кызыклы танышулар!"

«Киләчәк укытучысы» конкурсы миңа Россиянең башка төбәкләре командалары белән хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирде. Мин практикама яңа белемнәр алдым. Мәсәлән, безгә бүләк ителгән өстәл уеныннан коучинг алымы. Түбән Новгород өлкәсе һәм Башкортостан Республикасы командалары белән элемтәләр урнаштырдым. Ә яңа катнашучыларга теләгем – һичшиксез билгеле бер максатлар куегыз: башка төбәкләр белән элемтәләр урнаштырырга, яңа технологияләр алырга», – дип сөйләде Дмитрий Шакирҗанов.

"Конкурс ярышлары барышында мин үз мәктәбем командасы әгъзалары белән тагын да тыгызрак хезмәттәшлек итә башладым, шулай ук башка мәктәпләрдән яңа танышлар барлыкка килде, хәзер социаль челтәрләрдә аралашабыз. Максатлар куюны өстәл уены ярдәмендә башкарган коучинг алымы да раслады. Дәрестәге катлаулы хәлләрне хәзер уңышсызлык буларак түгел, ә командада һәрвакыт хәл итәргә мөмкин булган кейс буларак карыйм. Дебатларның яңа форматын үз тәҗрибәмә алдым, – диде Айсылу Сәгыйтова. –Ә "Россия – мөмкинлекләр иле" платформасы проектларында әле катнашырга гына җыенуычыларга теләгем – һичшиксез катнашасыз! Иң мөһиме, сезнең КОМАНДА барлыкка килсен. Сезнең барлык һөнәри осталыгыгыз конкурс вакытында һичшиксез камилләшәчәк».

Ачылу тантанасыннан соң беренче көнне финалистлар Киров өлкәсе губернаторы, "Мәгариф" юнәлеше буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Игорь Васильев белән конференциядә булдылар. Катнашучылар педагогик кадрларга кытлык проблемасы турында фикер алыштылар, яшьләрне һөнәргә җәлеп итү алымнары турында сөйләштеләр һәм укытучы белгечлегенең киләчәге турында фикер алыштылар. Шул ук көнне катнашучылар алдында лекция белән СПбДУ педагогика институты директоры, профессор, п.ф.д, РАО әгъза-корреспонденты Елена Казакова чыгыш ясады.

Финалның икенче һәм өченче көннәрендә  укытучылар Санкт-Петербургның әйдәп баручы мәгариф учреждениеләрендә дисциплинара ачык дәресләр үткәрде. Педагогларның һәр командасы дәреснең академик форматы кысаларыннан чыга белүен һәм укучыларга материалны комплекслы үзләштерергә мөмкинлек бирә торган ачык предмет элемтәләрен күрсәтте. Мәсәлән, билгеле бер чорда конкрет илдә ачылган математик канунны математика, тарих һәм чит тел чигендә тәкъдим итәргә мөмкин иде. Шул ук көннәрдә финалистлар командалары параллель рәвештә ачык конференция форматында үзләренең методик проектларын һәм мәктәп белеме өлкәсендәге эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр.

Конкурсның эшлекле программасы кысаларында «Традицияләре булган мәктәп киләчәк укытучылары өчен мәктәп була алырга мөмкинме?» темасына түгәрәк өстәл узды. Анда Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов, Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов, «Россия – мөмкинлекләр иле» АКБО генераль директоры урынбасары Алексей Агафонов, Россия Федерациясе халык укытучысы, Россия Мәгариф министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе урынбасары, Санкт-Петербургның 56 нчы академик гимназиясе Советы рәисе Майя Борисовна Пильдес катнашты. Түгәрәк өстәл экспертлар һәм укытучылар арасында ачык диалог форматында узды. Фикер алышу предметы булып педагог компетенцияләре алынды. "Киләчәк укытучысын" укучылар, ата-аналар, мәктәп, дәүләт ничек күрә. Педагогикада яңа трендлар формалаштыруда мәгарифне цифрлаштыру темасы һәм педагогик команданың роле турында аерым сүз барды.

Конкурс сынауларының тагын бер көне Санкт-Петербургның төрле ун мәйданчыгында "Тәрбия чарасын проектлау" форматында узды, алар арасында – Россия тимер юллары музее, "Квадрат" яшьләр йорты, Рус музее, Талантлар академиясе һәм ИТМО университеты бар иде. Әлеге конкурс көненең уникальлеге шунда иде: педагогларның һөнәри күнекмәләрен бәяләү "шул ук мизгелдә" булды. Шобага салудан һәм бүлешүдән соң, финалга инде кыска вакыт эчендә мәйданчык ресурсларын иҗади яктан аңлау, конкрет яшьтәге укучылар өчен чара форматын тәкъдим итү, үз предметларыңны интеграцияләү һәм методик проект буларак якларга туры килде. Ярышларны уздыру урыннары педагоглар киләчәктә үз төбәкләрендә төзелгән проектларны тормышка ашыра алырлык итеп сайлап алынды. Мәсәлән, музей, китапханә, иҗат сарае, вуз, медиаүзәк һ.б.

«Киләчәк укытучысы» һөнәри конкурсының үзенчәлеге укытучыларның командаларда ярышуында гына түгел, ә проекттан соңгы куллануда да. Нәтиҗәләр буенча җиңүчеләр, ярымфиналистлар һәм конкурс финалистлары арасыннан "киләчәк укытучылары" бергәлеге оештырылачак. Берләшмә әгъзалары фән популярлаштыручылары, Россиянең әйдәп баручы мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм методистлары арасыннан остазлар белән эшләү мөмкинлеге алачак, «Россия - мөмкинлекләр иле» мәгариф үзәге Сенеж» Идарә остаханәсе базасында, шулай ук мәгариф өлкәсендәге төп вакыйгаларда катнаша алачак.

«Киләчәк укытучысы» конкурсында җиңүчеләр быелның язында «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының «Сенеж» Идарә остаханәсе белем бирү программасында катнашачак.

"Илнең иң яхшы укытучылары "Сенеж" Идарә остаханәсе катнашучысы позициясеннән белем бирү программасының бер өлеше генә була алмый, ә аны проектлауга кушылачак. Финалдан ук без, укытучыларга кирәкле белем һәм алымнарны кертү өчен, конкурста җиңүчеләргә ярдәм программасы өстендә бергәләп эшли башлыйбыз. Программаның бер юнәлеше цифрлаштыру булачак – без халыкара тәҗрибәне анализлыйбыз һәм өйрәнәчәкбез. Шулай ук программа барышында һәркем үз белем бирү карарларын һәм алымнарын проектлый алачак, тагын бер юнәлеш – укытучы һәм мәктәпнең шәхси брендын формалаштыру булачак ", –  диде Мария Афонина, "Россия - мөмкинлекләр иле" президент платформасының "Сенеж" Идарә остаханәсенең белем бирү эшчәнлеге буенча проректоры. Конкурс «Мәгариф» илкүләм проектының «Һәркем өчен социаль лифтлар» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Мәгълүмати белешмә:

«Россия – мөмкинлекләр иле» автономияле  коммерцияле булмаган оешмасы РФ Президенты Владимир Путин инициативасы буенча оештырылды. Оешманың төп максатлары: социаль мобильлекне күтәрү, гражданнарның шәхси һәм һөнәри мәнфәгатьләрен тәэмин итү өчен шартлар тудыру, шулай ук Россиядә нәтиҗәле социаль лифтлар булдыру. «Россия – мөмкинлекләр иле» АКБО Күзәтүчеләр советын РФ Президенты Владимир Путин җитәкли.

«Россия – мөмкинлекләр иле» АКБО 26 проектны берләштерә торган шул исемдәге платформаны үстерә: «Россия Лидерлары» идарәчеләр конкурсы, «Россия лидерлары. Сәясәт» конкурсы, «Мин – профессионал» Студентлар олимпиадасы, «Минем беренче бизнесым» Халыкара конкурсы, «Зур тәнәфес»  Бөтенроссия конкурсы, «Карьера вакыты» Бөтенроссия проекты, «Россия иреклесе» Бөтенроссия конкурсы, «ТопБЛОГ» проекты, «Профстажировка 2.0» проекты, «Мәдәни код» проекты, Россия Студентлар язы» фестивале, «Кунакчыллык осталары»  Бөтенроссия конкурсы, «Яшьләр инициативаларының грант конкурсы», «Цифрлы алгарыш» конкурсы, «Киләчәк укытучысы» һөнәри конкурсы, «Елның иң яхшы социаль проекты» конкурсы, «Россия укучылар хәрәкәте –  үзидарә территориясе» Бөтенроссия проекты, «Абилимпикс» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча ярышлар, «Идарә ит!»  Бөөтенроссия менеджмент буенча яшьләр кубогы, «Ел студенты» Россия милли премиясе, «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) хәрәкәте, «Минем белән хыяллан» хәйрия проекты, «Вожатыйлар лигасы» Бөтенроссия конкурсы, «Минем илем – минем Россия» конкурсы, «CASE-IN» халыкара инженерлар чемпионаты, «НТИ Junior»  Түгәрәк хәрәкәте олимпиадасы һәм «Политологлар конкурсы» (ЭИСИ белән берлектә үткәрелә).

«Россия – мөмкинлекләр иле»  АКБО эшчәнлеге кысаларында 2019 елның февралендә «Сенеж»  Идарә остаханәсе – белем бирү үзәге булдырылды. Ул актив гражданнар, шул исәптән заманча һөнәри әзерлек үткән һәм илгә һәм җәмгыятькә җаваплы хезмәт итүнең берләштерелгән кыйммәтләре белән берләшкән компетентлы дәүләт хезмәткәрләре генерациясен формалаштырырга тиеш.

«Сенеж» Идарә остаханәсе АКБО – «Россия – мөмкинлекләр иле» мәгариф үзәге, аның базасында түрәләр һәм перспектив яшьләр өчен укыту программалары һәм чаралары уздырыла: иҗтимагый оешмалар лидерлары, социаль активистлар, волонтерлар, яшь профессионаллар (юристлар, икътисадчылар, журналистлар, социологлар, укытучылар, галимнәр).

«Сенеж» Идарә остаханәсендә шулай ук «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы проектлары – семинарлар, стратегик сессияләр, студентлар дебатлары, форумнар һәм конференцияләр уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International