16 майда Татарстан «Ел остасы» урта һөнәри белем бирү системасының педагогик хезмәткәрләре арасында Бөтенроссия конкурсы флагын кабул итәчәк. Флаг эстафетасы тантанасы һөнәри әзерлек үзәге базасында узачак. Шунда ук һөнәри белем бирү оешмалары арасында «2024 ел остасы» бөтенроссия конкурсының төбәк этабында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү дә узачак. Чарада Россия Федерациясе ИРПО вәкилләре, шулай ук Идел буе федераль округының һөнәри белем бирү оешмаларында укытучылар һәм һөнәр осталары катнаша.
«Ел остасы» Бөтенроссия конкурсы флагы эстафетасы - Россия Федерациясенең барлык федераль округларын берләштерүче еллык чара. Флаг эстафетасын уздыруның төп максаты:
- конкурсны популярлаштыру;
- конкурста катнашучыларны күбрәк җәлеп итү;
- конкурста катнашучыларның һөнәри бергәлеген булдыру, аның традицияләрен үстерү һәм ныгыту.
Флаг эстафетасы Калугада һөнәри белем бирү федераль технопаркында старт алды. Татарстан флагны Төньяк-Көнбатыш федераль округыннан - Коми Республикасы вәкиленнән кабул итәчәк.
«Ел остасы» бөтенроссия конкурсының финалы Төмән өлкәсендә 26 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр узачак.