20-26 мартта Екатеринбургта икътисад буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Анда Түбән Кама, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән 13 укучы катнашты.
Икътисад буенча катлаулы интеллектуаль ярышларда Түбән Кама һәм Казан шәһәрләреннән дүрт укучы призер булды:
Мөхәммәтшин Руслан, Казан шәһәре Вахитов районы 131 нче лицейның 11 сыйныф укучысы;
- Шнейдман Ян, Казан шәһәре Вахитов районы 131 нче лицейның 11 сыйныф укучысы;
- Сәйфетдинов Радик, Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы 24 нче Лицей-интернатының 11 сыйныф укучысы;
- Ибраһимов Инсаф, Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы 24 нче Лицей-интернатының 11 сыйныф укучысы.
Аларны уңышлары белән котлыйбыз!