Һөнәри белем бирү системасында яңа юнәлешләр һәм компетенцияләр

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

Соңгы елларда республика җитәкчелегенең шәхси ярдәме белән һөнәри белем системасын модернизацияләү, беренче чиратта, яшьләр арасында эшче һөнәрләрен популярлаштыру буенча зур эш башкарылды.

Бүген республикада гомуми белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар арасында машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, транспорт, энергетика, төзелеш, икътисад һәм идарә, педагогик фәннәр, азык-төлек продуктлары һәм куллану товарлары технологиясе, нефть һәм нефть химиясе тармагы, мәгълүмат һәм коммуникация өлкәсе белгечлекләре – әзерлекнең иң кирәкле һәм массакүләм юнәлешләре булып тора.

Республика көллиятләре һәм техникумнарының абитуриентларда ихтыяҗы ел саен укырга керү конкурсы белән раслана.

WorldSkills стандартлары белем бирү процессына киңрәк кертелә, алар даими яңартылып тора. Дөнья практикасында  бу чираттагы чемпионатны уздырганнан соң һәр 2 ел саен күзәтелә. Шуңа тәңгәл рәвештә Россиядә ел саен милли ярышларның һәр финалыннан соң мондый яңарышларга игътибар итәбез.

Моңа кадәр  стандартлары 30 елга бер тапкыр яңартылып тора торган   компетенцияләр бар иде. Бу кайбер традицион эшче һөнәрләренә кагыла. Бу пешекче эше яки столяр технологияләре кебек һөнәрләр — бер ел эчендә алардагы гамәлдә  булган стандартларга карата яңарыш 10% кына тәшкил итте. Әмма киләчәк һөнәрләре бар, алар ел саен 50%тан артыкка яңара, һәм эш бирүчеләргә искергән күнекмәләргә түгел, ә актуаль квалификацияле белгечләр алырга кирәк. Мондый компетенцияләргә, шул исәптән киберкуркынычсызлык, машиналы  укыту һәм зур мәгълүматлар белән эшләү керә.

Әзерлекнең гомум кабул ителгән стандартлары дөнья трендларына бәйле. Аларның берсе – цифрлаштыру, ул нигездә дөньяның технологик халәтенең бик тиз үзгәрүен аңлата. Шуңа күрә хезмәт базарында бүген беренче актуаль таләп – әзерлек тизлеге.

Бүген әле бер ел элек кенә кирәк булган нәрсәгәөйрәтү – бу бер яктан начар түгел, ләкин ул гына җитенкерәми. Монда төп таләп – булганнарга тиз җавап бирү сәләте, ә алдан күрә белү тагын да яхшырак. Шуңа күрә ике-өч елдан актуаль булачак нәрсшәләргә өйрәтү мөһимрәк.

Булачак һөнәрне сайлаганда, мәсәлән, «Яңа һөнәрләр атласы» альманаларында – Яңа проектларны алга сөрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы һәм Россия мәгариф һәм фән министрлыгы (хәзер РФ мәгариф министрлыгы) ярдәмендә эшләнгән проект шундый ярдәм булырга мөмкин. Проектның лидеры булып Сколково бизнес-мәктәбе тәҗрибәсе профессоры Павел Лукша чыгыш ясады. «Яңа һөнәрләр атласы» –  Россия икътисады өчен актуаль булган киләчәк һөнәрләре альманахы ул. Ул базарның төп уенчылары катнашкан форсайт-сессияләр мәгълүматларына нигезләнгән. Атлас нинди тармаклар актив үсеш алачагын, аларда нинди яңа технологияләр, продуктлар, идарә практикасы барлыкка киләчәген һәм эш бирүчеләргә нинди яңа белгечләр кирәк булачагын аңларга ярдәм итә. Атласның иң соңгы версиясе яшүсмерләр өчен махсус рәвештә  гади һәм мавыктыргыч тел белән язылган һәм киләчәк белгечләре турында кызыклы тарихлар белән тулы.

Тулаем алганда, икътисадның реаль секторы вәкилләре заманча эшче – эш кораллары  тартмасы тоткан оста түгел, ә күпмиллионлы цифрлы җиһазлар операторы икәнен аңлый, һәм монда хаталар бәясе бик югары булырга мөмкин. Эшче бүген чын мәгънәсендә күппрофильле белгеч булырга, компетенцияләрен бергә бәйләп алып барырга тиеш. Мәсәлән, цифрлы программа белән идарә ителә торган станоклар операторы берьюлы берничә күнегүне бергә алып барырга тиеш: җиһазлар белән программалаштыру һәм эшләү осталыгыннан тыш, ул шулай ук җитештерү технологы белемнәренә ия булырга, ягъни үз классик профессиясе чикләреннән даими рәвештә үтеп чыга белергә  тиеш.

Моннан тыш, заманча хезмәткәр үз гамәлләренең коллегалары гамәлләре белән үзара бәйләнешен күрергә, аның эше технологик процесска ничек йогынты ясавын һәм предприятие яки тулаем оешма икътисадына ничек тәэсир итүен аңларга тиеш. Көндәшлеккә сәләтле заманча хезмәткәр булу өчен, даими рәвештә өйрәнергә, традицион белгечлегең кысаларыннан чыгарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International