Татарстан һәм Архангельск өлкәсе югары уку йортлары арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды

2021 елның 2 апреле, җомга

Агымдагы елның 30 мартыннан 1 апреленә кадәр Архангельск өлкәсе губернаторы Александр Цыбульскийның Татарстанга эш сәфәре кысаларында Архангельск өлкәсе делегациясе килде.

Делегация составына Архангельск өлкәсенең югары һөнәри белем бирү вәкилләре керде. Визит кысаларында делегация Казан федераль университетында, Казан дәүләт медицина университетында, Иннополис университетында, Химград Индустриаль паркында, «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта булды.

Фикер алышуларның төп темасы эш тәҗрибәсен өйрәнү һәм перспектив мәгариф идеяләрен популярлаштыру булды.

Казан федераль университеты администрациясе һәм коллективы Фундаменталь медицина һәм биология институтының, Цифрлы трансформацияләр үзәгенең, Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының, Физика институтының квант технологияләре үзәгенең фәнни-мәгариф комплексы эшчәнлеген тәкъдир итте. Казан дәүләт медицина университетында мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. IT-парк вәкилләре технопарк эше һәм аның мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Кунаклар җитештерү мәйданчыкларын карадылар һәм «Химград»ның кайбер резидентлары белән таныштылар.

Визит кысаларында Татарстан Республикасы һәм Архангельск өлкәсе югары уку йортлары арасында хезмәттәшлек турында түбәндәге килешүләргә кул куелды:

– Иннополис университеты һәм Төньяк дәүләт медицина университы;

– Иннополис университеты һәм Төньяк (Арктик) федераль университет;

– Казан дәүләт медицина университеты һәм Төньяк дәүләт медицина университеты.

Делегация югары һөнәри белем бирү мәгариф оешмалары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген һәм практик юнәлешен югары бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International