«Ел укытучысы - 2020» конкурсы җиңүчесе IT-лицейда булды

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Казан федераль университетының IT-лицеенда «Ел укытучысы - 2020» бөтенроссия конкурсының абсолют җиңүчесе, «Лицей КЭО» (Ростов-на-Дону шәһәре) математика укытучысы, физика-математика фәннәре кандидаты, РФ Дәүләт Советының «Мәгариф» юнәлеше комиссиясе әгъзасы, Россия мәгариф министры киңәшчесе Михаил Гуров булды.

Ике көн дәвамында ул дәресләр, мастер-класслар уздырачак, һөнәри конкурсларда катнашу тәҗрибәсе белән уртаклашачак.

Бүген Михаил Гуров 10-11 сыйныф укучылары һәм IT-лицей, Н.И. Лобачевский исемендәге лицей, "Университет" мәктәбе математика укытучылары өчен "Параметрлы тигезләмәләр системалары" бәйге дәресе үткәрде. Шулай ук педагог әлеге дәрескә анализ ясады, анда һөнәри конкурсларда дәресләргә куела торган таләпләр турында тәфсилләп сөйләде. «Ел укытучысы - 2020» конкурсында җиңүче Prezi программасында нәтиҗәле презентацияләр булдыру буенча мини-мастер-класс үткәрде. Ул укытучылар белән очрашу вакытында үзенең уңыш тарихы белән уртаклашты.

«XXI гасыр укытучысы күпкырлы: бер яктан, ул шәхес, икенче яктан — заман белән бергә атлаучы, заманча технологияләргә ия булган, үз эшендә һәм фәнендә профессионал, бер үк вакытта психолог та. Бүген укытучы белем чыганагы, соңгы инстанциядәге хакыйкать булудан туктады. Нәкъ менә шуңа күрә дә аңа үзе эшли торган тирәлектә авторитет булу мөһим. Ә моның өчен вакыт, укучылар һәм техник алгарыш белән бергә атларга кирәк», - дип билгеләп үтте М.Гуров.

Артка борылып карамаска һәм ирешелгәннәрдә тукталып калмаска — менә бөтенроссия конкурсы җиңүчесенең төп девизы. М.Гуров фикеренчә, беренче чиратта бу конкурс үзенчәлекле педагогларны эзли. Шуңа күрә конкурсантлар өчен төп тәкъдимнамә — үзең булып калу, иң яхшы килеп чыга торган осталыкларыңны күрсәтү.

Әлеге чара IT-лицей инициативасы белән үткәрелә.

«Безгә, IT-лицей педагоглары өчен, һөнәри яктан үсәргә, иң яхшы тәҗрибәне үзләштерергә кирәк. Кагыйдә буларак, мәктәптә берничә ел эшләгәннән соң, укытучыда торгынлык барлыкка килә, укучылар моны яхшы тоя. Укучыларга шулай ук алар белән бергә үскән, үзен укучы итеп кабул иткән һәм үсәргә әзер педагог кызыклы. Безнең укытучыларның һәрвакыт хәрәкәттә булуын телибез. М.Гуровның шәхси мисалы: укытучы үсәргә һәм мәгариф системасында күп кенә биеклекләргә ирешергә мөмкин. Без аның үз энергиясе белән педагогларны, бигрәк тә яшь укытучыларны үсендереп җибәрүен телибез. Онлайн-очрашулар безгә чыннан да кызыклы кешеләр белән күрешергә ярдәм итә. Әмма җанлы аралашу һәрвакыт файдалы. Нәкъ менә монда сорауларны турыдан-туры бирергә, ниндидер билгеле бер кейсларны сүтәргә була», — дип билгеләп үтте IT-лицей директоры Илдар Мөхәммәтов.

6 апрельдә М. Гуровның «Мөнәсәбәтләр һәм тәртипләр» конкурс мастер-классы, методик семинарлар узачак. Шулай ук "Ел укытучысы" бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар катнашында панель дискуссиясе планлаштырылган, анда Казан мәктәпләренең яшь укытучылары катнашачак. Моннан тыш, М.Гуров олимпиада әзерлеге лицеистлары белән шөгыльләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International