Татарстан Республикасында да бөтен ил кебек үк, инженерлар һәм эшчеләр җитмәү проблемасы бар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алдынгы инженерлык мәктәпләре җитәкчеләре белән үткән семинар-киңәшмәдә чыгыш ясаганда хәбәр итте.
Чара "Югары нефть мәктәбе" фәнни-мәгариф үзәгендә узды (үзәк "Фән һәм университетлар" илкүләм проекты кысаларында төзелгән).
Семинар-киңәшмәнең модераторы булып Россия Федерациясе фән һәм югары белем министры Валерий Фальков чыгыш ясады.
Рөстәм Миңнеханов белгечләрне әзерләү өлкәсендә республика тәҗрибәсе белән уртаклашты, шулай ук Валерий Фальковның университетны тәмамлаганнан соң эшкә билгеләүне кире кайтарырга кирәкме дигән соравына җавап бирде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, иң беренче чиратта, гомуми белем бирү мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучыларын әзерләргә, барлык фәннәр буенча база белемнәре бирергә тиеш.
Чаллыда «КАМАЗ» заводы өчен белгечләр әзерләү КФУның инженерлык мәктәбе белән хезмәттәшлектә алып барыла .
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Түбән Камада нефть химиясе тармагы өчен белгечләр әзерләү өчен студентлар кампусы төзелүе турында сөйләде.