Татарстанда кадетлар арасында спортның хәрби-гамәли төрләре буенча Республика Спартакиадасы башланды

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

6 апрельдән 8 апрельгә кадәр Татарстанда кадетлар арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча ТР Ветераннар берлегенең күчмә Кубогына XII Республика Спартакиадасы үтә. Спартакиада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышлана. Спартакиада 12 ел дәвамында «Патриот» республика үзәге базасында ТР яшьләр эшьләре министрлыгы белән берлектә үткәрелә.

Ярышларда республиканың 15 дәүләт кадет гомуми белем бирү оешмаларыннан 150 бала катнаша. Ике көн дәвамында кадетлар интеллектуаль һәм иҗади конкурсларда, хәрби-гамәли һәм спорт ярышларында үз осталыкларын һәм белемнәрен күрсәтәчәкләр. Алар арасында – визит конкурсы, төзелеш әзерлеге, АК-74 магазинына патрон тутыру, Калашников автоматын сүтеп-җыю, турникта тартылу, йөгерү, пневматик винтовкадан ату, армреслинг бар.

Шулай ук барлык кадетлар да дәүләт йомгаклау аттестациясе дисциплиналары буенча комплекслы сынауда,  «Ватанның данлы уллары: хәтерлибез, хөрмәтлибез!» дип исемләнгән  эссе язу  конкурсында һәм «Россия тарихының этаплап битләре» викторинасында катнашачаклар.

Быел беренче тапкыр офицер-тәрбиячеләр өчен конкурс узачак – алар шәхси мисалда интеллектуаль һәм физик әзерлекләрен күрсәтәчәкләр. Тәрбиячеләр пневматик винтовкадан атуда, армреслингта, магазинга патрон тутыруда, автомат сүтеп җыю буенча шәхси ярышларда катнашачак, иҗади бирем үтиячәк һәм тест үтәчәк. Ел саен үткәрелә торган мондый спартакиада укучыларның мотивациясен, көндәшлек дәрәҗәсен арттыра һәм билгеле бер ярышу характерын бирә. Бу кадетларга үзләренең белем дәрәҗәсен камилләштерү өстендә эшләргә, физик һәм махсус әзерлекне яхшыртырга өстәмә стимул бирә.

Ачылыш тантанасында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы ТР буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, ТР хәрби комиссары Сергей Погодин, ТР ДОСААФ төбәк иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе идарәсе рәисе Дамир Динниулов, “Юнармия” төбәк хәрәкәте штабы башлыгы Александр Бородин, Росгвардия идарәсенең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Рафил Нәбиуллин, ТР ветераннар берлеге рәисе урынбасары Александр Поляков, “СОБР”  махсус отряды командиры Виктор Баранов катнашты. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләренең федераль хезмәте, «ОМОН» һәм «СОБР» структур бүлекчәләре, республика хәрби комиссариаты белән хезмәттәшлек итә.

Милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәте идарәсе кадетлар өчен һөнәри юнәлеш чаралары уздырачак, милли гвардия гаскәрләренең югары хәрби белем бирү оешмаларына кандидатларны сайлау тәртибе турында хәбәр итәчәк. "СОБР" структур бүлекчәсе террорчыларны кулга алу буенча күрсәтмә чыгышын күрсәтә, "ОМОН" структур бүлекчәсе "Батырлык дәресе" уздырачак, хәрби комиссариат вәкилләре Россия Федерациясе кораллы көчләрендә хезмәт итү турында сөйләячәк.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International