Сөләй мәктәбе укучылары шагыйрә Клара Булатова янында кунакта булдылар

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

5 апрель көнне Әлмәт районының Р.Г. Галиев исемендәге Сөләй урта мәктәбе укытучылары һәм яшь шагыйрьләре шагыйрә Клара Булатовада кунакта булдылар.

Клара Гариф кызы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Р. Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты. Үзенең иҗади эшчәнлеген Әлмәт ягының матурлыгын зурлауга, нефтьчеләрнең, авыл хезмәтчәннәренең хезмәтләрен мактауга багышлаган шагыйрә.

Хәзер ул Әлмәт районының Яңа Нәдер авылында яши. Укучылар халык шагыйрәсенең музей-йортында булдылар. Автор кунакларны үзенең әсәрләре белән таныштырды, истәлекләре белән уртаклашты – ул Әлмәттә шәһәр барлыкка килүнең беренче елларыннан ук яшәгән һәм эшләгән һәм нефтьчеләр шәһәренең ничек үсүен үз күзләре белән күргән. Яшь вакыттан шигърият белән ничек илһамлануы турында да сөйләде.

Укучылар да буш кул белән килмәделәр. Шагыйрәнең  «Бер хатирә» әсәреннән өзек укып күрсәттеләр, шулай ук Клара Гариф кызына багышлап язылган шигырьне дә аның үзенә бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International