Татарстанда "КОНТЕНТ" белем бирү онлайн-медиапроекты старт алды

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Арина сөйләгәнчә, редакцияләрдә эшләгән вакытта күп кенә балалар еш кына чыннан да сыйфатлы контент булдыру өчен кирәкле белемнәр җитмәү белән очрашкан. Ул вакытта укучы кызның белем бирү курсын эшләү идеясе туган, ул үзенә эченә  дүрт мәгълүмати блок буенча теорияне алачак: копирайтинг, тележурналистика, SMM-хәрәкәт, фотожурналистика һәм практика – кызыклы биремнәр үтәү.

«КОНТЕНТ» белем бирү онлайн-медиапроекты – ул үзеңне һәм үз көчеңне медиа өлкәсендә сынап карау мөмкинлеге: текстлар язарга өйрәнергә, видеороликлар төшерергә һәм монтажларга, шулай ук социаль челтәрләрне алып барырга һәм популярлаштырырга. Кыйммәтле тәҗрибә, кызыклы спикерлар, текә призлар – болар барысы да әлеге проектта катнашучыларны көтә. Алга таба Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең Татарстан Республикасы төбәк бүлеге ярдәме белән мин үз идеямне үстерергә һәм яңа дәрәҗәгә чыгарга телим”, - дип уртаклаша медиапроект авторы.

Моннан тыш, проектта гамәлдәге журналистлар һәм блогерлар үзләренең тәҗрибәсе белән  уртаклашачак, аларның белем багажлары  зур һәм шатланып аның белән уртаклашырга әзер.

“Яшьләрне иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү – республика укучыларына яңа һәм кызыклы белем алу өчен мөмкинлекләр тудыру. Бер ай дәвамында катнашучылар журналистика һәм медиа өлкәсендә теоретик материалларны үзләштерәчәк. Бу кыйммәтле тәҗрибә. Татарстан Республикасының Мәктәп укучылары хәрәкәте балаларны үстерү өчен барысын да эшли, шул исәптән яшьләр өчен дә, креатив егет-кызлара ярдәм итә, хыялланырны чынга аштыра! Хыяллан! Иҗат ит! Гамәлләр кыл! Мәгариф һәм фән министрлыгы, үз чиратында, моңа төрлечә ярдәм итә һәм актив булыша”, - дип фикерләре белән уртаклашты ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина.

Шулай ук YouTube платформасында журналистика һәм блогинг өлкәсендә чакырылган спикерлар белән туры эфирлар үткәрү планлаштырыла. Балалар алдында КФУ журналистикасы факультеты укытучысы Ләйсән Абдуллина, “LOVE RADIO” алып баручысы Влад Портнов, “MASCOT” маркетинг коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Регина Әхмәтова, “Эфир” телепрограммасы алып баручысы Марат Дәүләтшин һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Проект 3 майга кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗәләр ясау кысаларында Татарстан Республикасы укучылары хәрәкәтенең Зур Мәктәп Редакциясе сафларын тулыландырачак һәм проект партнерларыннан бүләкләр алачак өч җиңүче һәм призер билгеләнәчәк. Ә Гран-при бәхетле иясе РМУХ юнәлешләреннән Зур балалар редакциясенең бер өлеше була ала.

Мәгълүмати белешмә:

“Россия мәктәп укучылары хәрәкәте” гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар-яшүсмерләр оешмасы РФ Президенты Владимир Путин Указы белән 2015 елның 29 октябрендә оештырылды. Оешманың максаты – үсеп килүче буынны тәрбияләү һәм Россия җәмгыятенә хас кыйммәтләр системасы нигезендә шәхес формалаштыруга ярдәм итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерүдән гыйбарәт. Хәзерге вакытта Россия мәктәп укучылары хәрәкәте 500 меңнән артык баланы һәм Россиянең 85 субъектыннан 19 000 белем бирү учреждениесен берләштерә һәм төрле юнәлештәге 27 федераль проектны гамәлгә ашыра: экология, иреклелеләр, медиа, спорт, дизайн, үзидарә. Аларның өчесе "Мәгариф" илкүләм проектына керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International