Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгында Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең төбәк бүлеге вәкилләре белән очрашу узды

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Россия мәктәп укучылары хәрәкәте башкарма комитеты вәкилләре белән очрашты. Очрашу түгәрәк өстәл форматында узды. Анда министр урынбасары Алсу Әсәдуллина да катнашты. Илсур Һадиуллин һәм Алсу Әсәдуллина Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең Татарстан Республикасындагы  эшчәнлегенә бәя бирделәр.
Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең Татарстан Республикасы бүлеге төбәк координаторы Руфинә Раззакова һәм төбәк бүлеге рәисе Динар Сафин оешманың эшчәнлеге, аның юнәлешләре һәм проектлары белән таныштырдылар. Җитәкчеләр шулай ук төбәктә хәрәкәтне үстерү буенча киләчәк планнар турында да сөйләделәр.
Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең Татарстан Республикасы бүлеге  Башкарма комитеты агымдагы елда узачак хәрәкәтнең профильле сменалары проектларын тәкъдим итте. Вәкилләр киләчәккә планнар белән уртаклашып кына калмадылар, бу уку елында оешманың уңышларын – акцияләр, чаралар, уникаль проектлар һәм активистларның казанышларын билгеләп үттеләр. Очрашу барышында оешма башкарма комитетының яңартылган структурасы тәкъдим ителде. Максат һәм билгеләнгән эш стратегиясе турында Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов сөйләде.

Хәрәкәтнең киләчәген дәүләт хакимияте органнары ничек күрә? Оешма эшчәнлеген планлаштырып, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? Бу һәм башка сорауларга ТР мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре җавап бирде. Очрашуда катнашучылар шулай ук киләсе уку елы вакыйгалары һәм Россия  мәктәп укучылары хәрәкәте өчен зур әһәмияткә ия булган мәгариф өлкәсендәге яңалыклар турында фикер алыштылар.
Яшь буын өчен балалар хәрәкәте нинди мөһимлеккә ия булуын министр ассызыклапп үтеп, болай диде:
«Россия мәктәп укучылары хәрәкәте активистлары – бу фикер лидерлары. Нәкъ менә сез – Татарстан Республикасының киләчәге, һәм нәкъ менә сез массаларга файдалы һәм мөһим мәгълүматны җиткерергә тиеш», — дип билгеләде Илсур Һадиуллин.
Нәтиҗәле очрашу ахырында Илсур Һадиуллин һәм Алсу Әсәдуллинаны Россия мәктәп укучылары хәрәкәте сафларына багышлау булды. Министрлык вәкилләре РМУХ исеменнән истәлекле бүләкләр алдылар һәм активистларга иҗтимагый мөһим эшчәнлек өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International