Татарстанда PIRLS-2021 текстын уку һәм аңлау сыйфатын тикшерү эше башланды

2021 елның 23 апреле, җомга

14 апрельдән PIRLS-2021 текстын уку һәм аңлау сыйфатын халыкара тикшерүнең төп этабы уздырыла. Анда Татарстанның 8 мәктәбенең дүртенче сыйныф укучылары катнаша. Тикшеренүдә катнашучылар репрезентатив сайлап алу белән билгеләнгән.

PIRLS (Progress in International Reading Literacy Study) текстын уку һәм аңлау сыйфатын халыкара тикшерү — ул һәр биш ел саен уздырыла торган укучылар белемлелеген халыкара чагыштырып тикшерү чарасы. Әлеге тикшеренү дөньяның төрле илләрендә башлангыч мәктәп укучыларының текстны уку һәм аңлау дәрәҗәсен һәм сыйфатын чагыштырырга, шулай ук белем бирүнең милли системаларында аермаларны ачыкларга мөмкинлек бирә. Россия территориясендә тикшеренүләр уздыруның милли үзәге булып белем бирү сыйфатын бәяләүнең федераль институты — Рособрнадзорның ведомство буйсынуындагы оешмасы тора.

Россия Федерациясен тикшеренүдә илнең 43 төбәгенең 296 мәктәбеннән җиде мең ярым дүртенче сыйныф укучысы тәкъдим итәчәк. Тикшеренү кәгазь (92 мәгариф оешмасында) һәм электрон (204 мәгариф оешмаларында) форматларда 2021 елның 30 апреленә кадәр узачак.

PIRLS-2021 тикшеренү нәтиҗәләре халыкара үзәк тарафыннан рәсми рәвештә 2022 елның декабрендә бастырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International